Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте мәчетләренә йөрүчеләр чаңгыда ярышты

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте мәчетләренә йөрүчеләр чаңгыда ярышты

Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте мәчетләренә йөрүчеләр чаңгыда ярышты. Төп яңалыклар

Бүген Залесный бистәсендәге “Динамо” спорт базасы җирлегендә Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган чираттагы ярышлар узды. Бу юлы шушы мөхтәсибәт мәчетләренә йөрүчеләр чаңгыда ярышты. Җиде мәчеттән егермедән артык кеше җыелды. Кайберәүләр гаиләләре белән килгән иде. Ярышта катнашучыларның иң яшенә – 13, иң өлкәне исә 70кә якынлашып килә.

Ярышлар тәмамлану белән, җиңүчеләр дә билгеле булды. Беренче урынга “Залесный” мәчетеннән иң яшь чаңгычы Айвар Мөхәммәтшин чыкты. Икенче һәм өченче урыннарны “Рамазан” мәчетеннән – Закир Нуруллин һәм “Залесный” мәчетеннән Тәнзилә Сафиуллина бүлеште. Ярышта катнашучылар барысы да кызыксындыру бүләкләре белән бүләкләнде. Күркәм чара “Залесный” мәчетендә төшке аш белән тәмамланды.

Ярышта катнашучылар узышлардан бик канәгать калды. Һава торышы бик яхшы тору сәбәпле, барысының да күңелләре күтәренке булды. Алар мондый чараларның алга таба да дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде. Ин шә Аллах.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды