“Ярдәм” мәчете янындагы мәһабәт чатырда биш балага гомер бүләк итеп, аларны Хак Тәгалә туганда ук кальбенә салган иманыннан аермыйча үстергән олы җанлы АНА - Сания апаның гомер бәйрәме узды. Бик җылы, дустанә, ихлас мохиттә Коръән аятьләре, догы кылу белән башланып китте ул. Сания апаны тәбрикләргә дип аның якыннары, балалары, оныклары, ахирәтләре җыелган иде. Сания апа - бик бәхетле ана. Аның балалары - Илдар, Мәликә һәм Земфира дин юлында, кешеләргә аң-мәгърифәт өләшә.
Олы җанлы АНА - Сания апа Чирмешән районы Лашман авылында, Фатыйма апа белән Шәрәфетдин абый Миңнекәевлар гаиләсендә көтеп алган өченче кыз бала булып дөньяга килә. Аннан соң әле тагын ике кыз бала – Асия белән Суфия туалар. Тик, кызганычка каршы гаилә башлыгы Шәрәфетдин абый озын гомерле булмый шул. Фатыйма апаны тол, ә берсеннән берсе бәләкәй 5 кызын ятим калдырып бакыйлыкка күчә. Фатыйма апа ялгызы калса да, балаларын таркатмый. Никадәр авыр булса да, кеше алдында башын иеп, зарланып йөрми. Балаларын бер йодырыкка туплап, аларны кешедән ким итмичә үстерә, үз үрнәгендә тәрбияли. Сания апа авыл мәктәбендә 4 сыйныф белем алганнан соң, иң олы апасы Зәйнәп апа, Сания белән Асия сеңелләрен алып Үзбәкстанга юл тота. Укуын Сания апа җылы якларда дәвам итә.
Туган яклар никадәр генә сагындырса да, тормышның авырлыгы иңнәренә тау булып өелсә дә, әнисенең рухи ныклыгы кызларына да күчкән буладыр. Зарланмый – нитми дөнья көтә алар. Ә шулай да, кияргә кием җитәрлек булмаганга да, тамак ипекәйгә туймаганга да карамый, әдам баласы гомеренең яшьлек дигән гүзәл чоры җитә. Ә яшьлек белән бергә яшәүнең үзе кебек олы хис – мәхәббәт килә. Чиләбе өлкәсенең Тройск шәһәрендә туып үскән, җылы якларга бәхетен эзләп килгән Рифкать атлы татар егете белән таныша кыз. Йөрәктә бөреләнгән саф хис аларның гомер сукмакларын мәңгелеккә бәйли. Баязитовлар гаиләсе туганда Сания апа да Рифкат абый да югары уку йортын тәмамлап, хезмәт юлын башлаган булалар инде.
Сания апа гомер балаларының ихтирамын, яратуын, мәхәббәтен тоеп яши. Аның догалары балаларына, якыннарына көч бирә. Кичәдә ясаган чыгышларда балаларының әнкәләренә булган яратуы, ихтирамы бик ачык күренде. Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов: “Бу – бик зур бәйрәм. Без әниебезне бик яратабыз. Ул безне яхшылыкка өндәгән кеше. Кешеләр белән ничек аралашырга – боларның барысын да уз безгә өйрәтеп үстерде. Минем әнием – ул минем әнием генә түгел, ул “Ярдәм”нең әнисе”, - дип белдерде һәм: “Әнием, туган көнең белән котлыйм сине. Син безне догаңнан калдырма, озак еллар яшә. Шул вакытта безнең эшләребез уңышлы булыр”, - дип тәбрикләде.
Сания апаны шулай ук кызы - хәзерге вакытта Күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәген җитәкләүче, 10 баланы тәрбиягә алган Мәликә ханым Гыйльметдинова, туганнары, оныклары, дуслары котлады.
Кичә матур, күңелгә хуш килә торган концерт белән дәвам итте, Коръән аятьләре уку һәм күмәк дога кылу белән тәмамланды.