Күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәге һәм мәчет
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Казандагы “Ярдәм” һәм "Сөләйман" мәчетләре Корбан бәйрәменә әзерләнә

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Казандагы “Ярдәм” һәм "Сөләйман" мәчетләре Корбан бәйрәменә әзерләнә

Казандагы “Ярдәм” һәм "Сөләйман" мәчетләре Корбан бәйрәменә әзерләнә. Төп яңалыклар

Быел Корбан гаете 1 сентябрьгә туры килә. Берничә ел дәвамында “Ярдәм” мәчете мөселманнарга бәйрәм көннәрендә корбан чалырга ярдәм итә. Мәчеттә корбанлык сарыкларга һәм сыерларга гаризалар кабул ителә башлады.

Алдагы еллардагы кебек, Казанның ”Сөләйман” мәчете янында корбан чалу өчен махсус комплекс эшләячәк. Анда корбанлык сарыкларны тоту, чалу һәм итне бүлгәләү өчен урыннар каралган. Корбан чалуга әзерлек эшләре бик хасиятләп алып барыла. Чөнки шәригатьтә каралган таләпләр һәм санитар нормаларны үтәргә кирәк.

Корбанлыкка заявка бирүчеләрнең күңеле тыныч була ала. Монда, корбанлыкны чалып кына түгел, аны эшкәртеп һәм кирәк кадәр кисәкләргә дә бүлеп бирәләр.

Заявкалар Казан ш., Серов ур., 4а йорты һәм Ютазы ур., 8 нче йорт адресы буенча кабул ителә. Элемтәгә керү өчен телефоннар: 8843 223 03 59, 8843 223 03 66, 8843 5120377.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2018 "Ярдәм" мәчете, официаль сайты
Сайт ясалды —
Ариф студиясендә