Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Көн саен 1500-дән артык кеше авыз ача

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Көн саен 1500-дән артык кеше авыз ача

Көн саен 1500-дән артык кеше авыз ача. Төп яңалыклар

Мөселманнар өчен изге булган Рамазан аенда, кояш баю белән, һәркемне бәйрәм табынына авыз ачарга, мөселманнарның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, рухи дөньясы белән танышырга чакырабыз. “Рамазан чатыры” – ул уникаль мәдәни-хәйрия һәм мәгърифәтчелек проекты.Ел саен үз тирәсенә төрле милләт һәм төрле диндәге меңләгән кешене җыя.

1500 кеше туендырыла. 500 кеше мәчет янындагы залларда, 1000 нән артык кеше үз йортында яки мәчетләрдә бушлай ашатыла,

Сез дә ураза тотучыларны ашата аласыз. 

Бу куар-код фидия түләтә ала.

Фидия – ураза тотуны Аллаһы Тәгаләнең әмере буларак кабул итеп тә, ураза тотарга сәламәтлеге җитмәгәнлектән тотмыйча калган ураза хакын үтәү йөзеннән бирелә торган сәдака. Быел фидия сәдакасы күләме - көненә 300 сум. Фидияне Рамазан аенда тотылмаган ураза өчен 30 көнгә тапкырлап, бер көнне, берьюлы бирергә мөмкин. “Ярдәм” мәчетенә яки фондына тапшырылган фидия һичшиксез мохтаҗларга авыз ачарга тотыла. Биредә көн саен 500 кеше ифтарда утыра. 1000-нән артык гаиләгә яки ялгыз кешегә шулай ук көн саен кайнар пешкән ризык таратыла. Алар Сезнең фидия хисабыннан ураза тотып авыз ача ала.    

https://yardemfond.ru/fidya-sadaka/ - бу адреста фидия түләү бар. 

Рамазан ае дәвамында Казандагы “ЯРДӘМ” фонды карамагындагы дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге һәм “Ярдәм” мәчете янындагы залларда ифтарлар уза (Серов ур., 4а йорты).

“Ярдәм” ислам хәйрия фонды “Ярдәм” мәчетендә ифтарларны көн саен 500 кешелек итеп оештыра, сәхәрләргә 100 дән артык кеше килә.

Ай дәвамында казанлыларны һәм Татарстан башкаласы кунакларын ифтар ашлары белән сыйлаучы иганәчеләр арасында дини лидерлар, сәясәтчеләр, эшкуарлар, мәдәният һәм фән эшлеклеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре бар.

Мөселманнар өчен изге булган Рамазан аенда, кояш баю белән, һәркемне бәйрәм табынына авыз ачарга, мөселманнарның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, рухи дөньясы белән танышырга чакырабыз. “Рамазан чатыры” – ул уникаль мәдәни-хәйрия һәм мәгърифәтчелек проекты.Ел саен үз тирәсенә төрле милләт һәм төрле диндәге меңләгән кешене җыя.

Ифтар кунакларын имам вәгазе, матур итеп Коръән уку, шигырьләр һәм нәшидләр, бәйрәм табыны көтә. Нәкъ менә ифтарлар Исламның асылын – тынычлык ярату, киң күңеллелек һәм кунакчыллык сыйфатларын ачып бирә.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды