Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Кендек бавы сакланамы?

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Кендек бавы сакланамы?

Кендек бавы сакланамы?. Төп яңалыклар Җитмештән соң тормыш бармы? 13 февраль көнне башкалабызның “Ярдәм” мә­четендә абыстайлар җые­лышында булганнар, мөгаен, бу сорауга сиксән­нән соң да тормыш бар, дип җавап бирер иде. Чынлап та, ул көнне җыел­ганнарның шактые сиксәнне узган, әнә Рәши­дә абыстай Исхакый туксанга җитеп килә. Шуңа карамастан, күзлә­рендә – очкын, сүзләре – мәгъ­нә­ле-тәэсирле.

Әле беребез дә күпхатынлылыкка әзер түгел, диде абыстайлар

Җыелуның сәбәбе: бер айдан ТР “Мөслимә” хатын-кызлар иҗтимагый оешма­сының корылтае булачак икән. Шуңа әзерлек максатында, милләтебез өчен җанын фида кылырга әзер булган йөзләп ханымны – дини-милли тәрбия бирү­челәрне, гыйлем-мәгърифәт тарату эшен әйдәп баручыларны чакырып, халкыбызны борчыган тискәре күре­нешләрне барладылар.

– Шөкер, халкыбызның үзәге нык һәм сәламәт. Безгә аны сакларга; яман сыйфатлардан, заман чирләреннән арынырга, вәсвәсәләргә би­решмәскә кирәк, – дип башлап җибәрде сөйләшүне “Мөс­­лимә” оешмасы җитәк­чесе Әлмира Әдиятуллина. Заман чирләреннән, вәсвә­сә­ләрдән котылу өчен ниш­ләргә соң? Бу җәһәттән Ридә Мисбахова, Флүрә Ханнанова, Лена Таҗиева, Сәйдә Аппакова, Сәрия Зыятдинова кебек ханымнарның фикер-тәкъ­димнәре бу сорауга төп­ле җавап булды, миңа калса.

– Мәктәптә нинди генә яхшы, алдынгы карашлы укытучы булмасын, гадәти дәрес­­ләрдә ул укучыларына әдәп-әхлак кагыйдәләрен тулысынча сеңдерә алмый. Шуның өчен дә балаларыбызга Балтач районындагы кебек әхлак дәресләре укытырга кирәк. Факультатив рәвештә атнага бер әхлак дәресе кертүгә бер ата-ана да каршы килмәс. Казан мәктәпләрендә, һич югы татар гимназияләрендә әхлак дәресләре укытыламы икән? Әгәр укытылса, бу сабакны тыңлаган балалар нык үз­гәреп, мәчеткә үзләре йөге­реп барачак. Анда әхлак дә­ресләренең дәвамын алырлар иде. Илебезнең әхлакый язмышы – безнең кулда. Әх­лак тәрбиясен без бирмәсәк, кем бирер?! Дин әхлагы белән борынгыдан килгән милли әхлагыбыз туры килә.

– Казан Кремле итәгеннән “Раки” сыраханәсен, реклама такталарында ботын-ча­тын аерып ята торган хатын-кыз рәсемнәрен алдыруга ирештек. Бүген иң әрнеткәне – телевидениегә, эстрада сәх­нә­сенә татар кызларының ярымшәрә чыгуы. Шуларны ничек түзеп карап утырабыздыр?! Әнә Кытайда ярым ялангач сәх­нәгә чыкканнарга аяк киеме аталар икән. Без дә шундыйларга бойкот игълан итмәсәк, алар әхлаксыз­лык­ларын дәвам итәчәк. Милли үзаңны, горурлыкны халкың­ның тарихын белми­чә тәр­бияләп булмый. Яшь­ләребез татар әдәбияты классикларын бе­лергә тиеш. Тик яшь­ләребез китап укымый. Югыйсә милләтебезне динебез һәм китаплылык саклап калган. Матбугат битлә­рендә күпхатынлылык турында бә­хәс бара. Хатын-кызлар күп, ир-егетләр азрак, диләр. Тик бүген беребез дә моңа әзер түгел. Без – эгоистлар. Миңа гына булсын, минеке генә читкә кит­мәсен. Икенче яктан караганда, ирләребез әле бер хатын белән дә тора алмый. Аннан килеп мин үзем күп хатынлылыкка әзер түгел икән, үзем ышанмаганны ничек итеп башкаларга аңлата, сөйли алыйм?! Хәзер татар хатын-кызлары арасында да фахишәләр күренә башлады. Әнә бер фахишә шәһәр газетасында, мин фахишә түгел, бизнесмен, дип яза. Яшьлек, матурлык бүген товарга әй­ләнде, дип расларга тырыша.

– Безнең Кадыш бистә­сен­дә яңа балалар бакчасы төзелә. Анда берәр мөс­ли­мә­не мөдир итеп билге­ләсәләр иде. Мөдире булмаса да, тәр­биячеләре Алланы таныта торган кешеләр, һич югы, ашаганда “Бисмилла!”, “Ал­лаһы әкбәр!”не әйтергә өй­рәтә торганнар булса иде. Без унҗиде ел инде җәйлә­рен өчәр атна дәвамында ислам җәйләве уздырабыз. Анда 6-14 яшьлек балалар йө­ри. Кечкенә вакытта дини тәрбия бирелмәсә, олыгайгач, аларны үзгәртү бик кыен. Шунысы да бар: әлеге балалар тора-бара үзләре, әти-әниләрен, әби-бабаларын җитәкләп, мә­четкә алып килә. Күп еллар җәйләү уздырып килсәк тә, безгә тәҗрибә алмашу җит­ми. Әнә Кукмара районында Фәния абыстай да шундый ук җәйләүләр оештыра дип укыганым бар. Нәзарәт безне җыеп, тәҗрибә алмашу оештырсын иде.

– Бу юлы аракының зыяны турында сөйләп тормыйм. Мин бик күп җирләрдә булам. Фәкать бер генә җиргә – “Пирамида” күңел ачу үзәге­нә генә барып җитә алмыйм. Хәзер күп кенә бай хатыннары: “Акчабыз да җи­тәрлек, ки­ем-салым, машиналарыбыз да бар, тик ирлә­ребез генә юк. Алар төнге пирамидада миллионнарын калдыра”, – дип елый. Акчага табыну китте. Үз телебезне оныттык, башка телдә сөй­ләшә башладык. Шуның бе­лән аларның гореф-гадәте, усаллыгы, әрсезлеге килеп керде. Хатын-кыз­лары­быз тәмәке тарта, аракы эчә, кендек күрсәтеп йөри. Безнең шәри­гатьтә, өч көнлек гоме­рең калган булса да никах белән тор, диелгән. Кайсыбыз га­рип-гораба картларны карарга әзер?!

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батыров сөйләшүдә яңгыраган тәнкыйть фикерләренең күп­челеге белән килешкән су­рәттә, республика теле­ви­де­ниесендә ислам тәр­биясенә урын бик аз, дию белән килешеп бетмәде. “Вакыты әллә ни күп булмаса да, хәзер теле­видениедә биш тапшыру – урысча “Размышление о вере”, “Актуальный ислам”, татарча “Җомга вәгазе”, “Нә­сыйхәт”, “Дин вә хәят” дигән тапшырулар бар. “Размышление о вере” белән “Дин вә хәят”кә көн саен вакыт бирелә”, – дип җаваплады ул.

Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты каршында оешкан “Татар гаи­ләсе” фонды башкарма комитеты директоры Миләүшә Гайфуллина белән “Ак калфак” җәмгыяте рәисе Кадрия Идрисова да төпле киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде. “Татар гаиләсендә генә чын милләтпәрвәр татар балаларын, кечкенәдән халкыбызга мәхәббәт тәрбияләргә мөм­кин. Башка милләт начар дигән сүз түгел бу. Һәр мил­ләтнең үзенчәлеге була”, – дип, ул нәселнең, милләтнең сафлыгын сакларга чакырды. Кадрия ханым исә борынгыдан килгән гореф-га­дәт­лә­ребезнең онытыла баруына уфтанды. Аерым алганда, аның: “Кендек бауларыбыз сак­ланамы, әллә кисеп, чүпкә ташланамы?” – дигән сүзләре күпләрне тетрәткәндер. Мәгъ­лүм ки, борынгыларыбыз балалары исән-имин йөрсен, ул-бу булмасын, дип сабые тууга кендек бавын кисеп алып, сандык төбендә саклый торган булган. “Кендек әбисе” дигән төшенчә онытыла башлагач, без бу гадәтне дә җуеп барабыз. Бала белән ана арасындагы рухи гына түгел, җисми бәйләнеш тә бит бу, төптән уйлап карасаң. Әйе, никах укытып та, бер-ике ел тормыйча да аерылышулар борчый. Хәер, загска да бармыйча, никах та укытмыйча торып ятучылар да аз түгел хәзер. Әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен искелек кал­дыгы дип түгел, яшәү ка­гыйдәсе итеп югары күтәрә алсак, безгә бер кризис та, урыслашу, кытайлашу, американлашу ихтималы да куркыныч түгел.

12 март көнне “Мөслимә” оешмасының корылтаена, 13-15 май көннәрендә “Ак калфак” җәмгыяте җыенына да, әлеге проблемалар­ны уртага салып, тәф­силләп сөй­­ләшәчәк әле ак әбиләре­без, фидакарь хатын-кызла­рыбыз.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 25, 19.02.2014/)

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды