Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Кешелек сыйфатлары турында

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Кешелек сыйфатлары турында

Кешелек сыйфатлары турында. Төп яңалыклар

Технология чоры, кешелек дөньясында үзгәрешләр бар дибез, ләкин иң мөһиме кешедә кешелеклелек сыйфатлары булырга тиеш. Шуның өчен Аллаһы Тәгалә безгә Ислам юлын күрсәткән, Коръән-Китабын иңдергән, Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләмне җибәргән.

Мәрхәмәт булырга кирәклеген «Татар-Ислам» исемле туган телле сәхифә яза.​​​​​​​

«Коръәндәге шушы мисаллар белән Аллаһы Тәгалә безгә кешене Ислам диненә өндәргә өйрәтә. Без кешегә берәр нәрсә турында сөйлибез икән, иң элек үзебезне ул кеше урынына куеп, үзебез нәрсә ишетергә телибез, шулай итеп аңлатырга кирәк. Аннары: «Менә мин инде күптән диндә, ә син һаман динсезлектә яшисен”, — дип, кешене кимсетмәскә кирәк. Йомшаклык һәм хикмәт белән сөйләргә, аның дингә килү теләген уяту зарур.

Ә кайбер кешегә сөйләп кенә түгел, үзебез эшләп тә күрсәтергә кирәк. Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм белән бәйле бер вакыйга бар. Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм кич белән урам буйлап барганда, бер кешенең йортыннан тегермән тарткан тавыш ишетә. Якыннанрак барып караса, бер кара тәнле колның тегермән тартканын күрә. Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм аннан: “Нишләп йокламыйсың?” — дип сорый. Теге кеше: “Минем хуҗам тегермән тартырга куша, ул аның тавышына гына йокыга китә”, — дип җавап кайтара. Пәйгамбәр галәйһиссәләм аңа: “Бар ял ит, мин үзем синең эшеңне эшлим”, — дип әйтә. Берничә төннән соң бу кол: “Син кем, нишләп син миңа ярдәм итәсең?” — дип сорый. Шуннаң соң пәйгамбәр үз максатын аңлата һәм теге кол Ислам динен кабул итә. Ул колның исеме Биләл иде. Соңыннан ул мөәззин булды.

Ягъни кайбер кешегә сөйләүгә караганда, гамәл белән ярдәм итәргә кирәк.»


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды