ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга!
Хөрмәтле Камил хәзрәт!
Сезне Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте, “Ярдәм” мәхәлләсе һәм “Ярдәм” фонды исеменнән ихластан туган көнегез белән котлыйбыз.
Быел туган көнегез Изге Рамазан ае белән бергә туры килде. Шушы күркәм айларны зур саваплар туплап дәвам итәргә язсын. Сезнең җитәкчелектә Дин, халык, ил, Ватан өчен бергә хезмәт итәргә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен. Әмин!
Бәйрәмегез белән котлап, туар таңнар куңел тынычлыгы, исәнлек-сихәтлек, шатлык-сөенечләр генә алып килсен, дип телим!
Тормыш иптәшегез белән тигезлектә, балаларыгызның игелеген күреп, муллыкта, хәерле гомер кичерергә язсын!
Сезгә тазалык-саулык, зур уңышлар, бәхет-сәгадәт телим. Аллаһы Тәгалә күңел тынычлыгыннан, тән тазалыгыннан, иман байлыгыннан беркайчан да аермасын.
Олы ихтирам һәм ихлас догалар белән “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов.