Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы!

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы!

Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы!. Төп яңалыклар

Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы!

«Ярдәм» мәчете мәхәлләсе, «Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды Татарстан Җөмһүрияте рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановны туган көне белән котлый.

Сез Россиядәге иң акыллы, тырыш, ихлас, уңышлы һәм мәрхәмәтле җитәкчеләрнең берсе. Сезне югары сыйфатлар өчен бар дөньяда хөрмәт итәләр. Бетмәс-төкәнмәс дәрман, халыкка хезмәткә тугрылык, җитәкчелек талантыгыз Татарстанны Россиянең алдынгы субъектларының берсенә әверелдерде. Һәрвакыт безнең белән булганыгыз, сәламәтлеге какшау кешеләргә даими ярдәм итүегез өчен рәхмәт Сезгә!

Сезне «Ярдәм» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнүче сукырлар, ишетмәүчеләр, ДЦПлы инвалидлар һәм коллектив исемемнән гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез.

«Икмәк — ата, су — ана»,  — диләр, ә кешелек дөньясын елгалар, инешләр, диңгезләр бизи. Агач нәселе җир үтә керә, адәм нәселе ил үтә керә. Сез Нургали абыйбелән Вәсига апаның ныклы, тәртипле, иманлы гаиләсендә туып, татар-мөселман тәрбиясе алып, әти-әниегезнең генә түгел, туган ягыгызның, эшләгән төбәгегезнең, газиз Татарстаныбызның горурлыгы, терәге булдыгыз. Киләчәктә дә Сезгә Аллаһы Тәгалә саулык һәм сәламәтлек насыйп итеп, Татарстаныбызда яшәгән халыклар һәм Ватаныбыз өчен тагын да зур эшләр башкарырга насыйп итсен. Галәмнәрне тәрбия кылучы Раббыбыз Сезнең шушы авыр да, җаваплы да булган хезмәтегездә уңышлар юлдаш кылсын! Татарстаныбыз сезнең җитәкчелектә гел алдынгылар сафында булсын!

Без сезнең ярдәмне, яклауны тоеп яшибез, Сез дә меңләгән догачыгыз барын онытмагыз.

Без Сезнең белән! Һәр көнегез, елыгыз Сезгә бәхет-сәгадәт, исәнлек-иминлек кенә китерсен. Туган көнегез котлы булсын!

Олы ихтирам белән, «Ярдәм» мәчете мәхәлләсе, «Ярдәм-Помощь» фонды янында тернәкләнүчеләр, үзенчәлекле хезмәткәрләр, коллектив.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды