Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

"Хөсәен Әмирхан һәм традицион мөселман мәхәлләсе моделе”

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / "Хөсәен Әмирхан һәм традицион мөселман мәхәлләсе моделе”

"Хөсәен Әмирхан һәм традицион мөселман мәхәлләсе моделе”. Төп яңалыклар 30 гыйнварда “Ярдәм” мәчетендә, күренекле дин әһеле һәм галим, тарихчы, мәгърифәтче Хөсәен Әмирханның (1814-1893) тууына 200 ел тулу уңаеннан, "Хөсәен Әмирхан һәм традицион мөселман мәхәлләсе моделе” дип аталган фәнни-практик конференция үткәреләчәк.

Фәнни җыенда түбәндәге мәсьәләләр карала:

Хөсәен Әмирхан һәм татар традиционализмы;
“традицион ислам» терминын аңлау проблематикасы: төп билгеләмәләр;
татарларда ислам эволюциясе һәм татар моделе формалашу;
татар милли мәгарифенең һәм теленең дини-милли кыйммәтләр нигезендә үсеше;
татар-мөселман гаиләсе институты;
татар-мөселман мәхәллә системасы;
Россиядә мөселман оешмаларының хакимият органнары белән мөнәсәбәтләр коруы.

Хөсәен Әмирхан Чистай, Казан, Бохара мәдрәсәләрендә укый. 1846 елда Казанга кайта, 1849 дан Яңа Татар бистәсендә Иске таш мәчет имамы. «Әмирхания» мәдрәсәсендә укыта. Хөсәен Әмирхан татар тарихы фәне үсешенә иң зур тәэсир ясаучы шәхес.

Мөселман дөньясы тарихында эз калдырган шәхесләргә багышланган тарихи-библиографик хезмәтләр авторы. Татар телендә Коръән тәфсире «әл-Фәваид»ны язучы (1870-80 еллар). «Тәварихе Болгария» (1883), Нөҗүмет-тәварих (1884), “ Шәҗәрәи галия фи бәян әл-әнсаб» (1884), “Тәварихе биладә рәбига, ягъни Мәккә вә Мәдинә вә Бәйтелмөкаддәс вә мөкам Хәлили-әр-рахманның фиһристе» (1870-80) китапларын яза.
Конференцияне «Ярдәм” мәчете Россия ислам институты, Фәннәр Академиясенең Мәрҗани исемендәге Тарих институты, “Әмирхания” фонды белән берлектә оештыра.
Конференция узу урыны: “Ярдәм” мәчете, Серов урамы, 4а. Башлана 10да.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды