Укыту-тернәкләндерү үзәге
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Хәтерне дәвалап була

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Хәтерне дәвалап була

Хәтерне дәвалап була. Төп яңалыклар Кешегә хөрмәт аның дине, батырлыгы, гакылы, затлы нәселе һәм холкы аша билгеләнә.
Хәдис

Мин 21 ноябрьдә “Ватаным Татарстан” газетасында басылып чыккан “Хәтерне дәвалап буламы?” дигән мәкаләне укыгач, тирән, мираси чоңгылга чумгандай булдым. Анда I Бөтендөнья сугышы зил-зиләсе яктыртыла.

Бу хакта халыкара конференция үткәрелгән. Әлеге сугышта Россия ягыннан 12 миллион кеше катнашкан. Аларның 10 проценты татар булган. Бу – олы фаҗига, афәт. Бу хакта әйтмәделәр дә, язмадылар да. Әлбәттә, ул сугышта татар каһарманнары күп булган. Әйтелмәгәч, искәртелмәгәч, бу хакта каян белсен соңгы буын вәкилләре?

Безнең авылда да Фәхрулла бабай бар иде. Без әле бәләкәй идек ул чакларда. Ә олыраклар гел аның янына сырышалар, сөйләвенә мөкиббән китәләр иде. Аның һичкемдә булмаган тәре сурәте төшерелгән “түш элгече” дә бар иде дип сөйләгәннәре истә калган. Белмәдек бит!

Мине тагын иң тетрәткәне тюрколог Мисте Хотопп – Рике, М. А.ның чыгышы булды. Ул Магдебургтагы каберлекләрне өйрәнә икән.

Күптән түгел “Татарстан - Яңа Гасыр” каналында I Бөтендөнья сугышы хакында кино күрсәтелде. Аны тагын күрсәтсәләр иде. Зиратта каберлекләрнең тәртиптә һәм караулы булуы аларга карата олы хөрмәт хисен белдерә. Мондагы лагерьда мәчетләре дә булган, Рамазан, Корбан бәйрәмнәрен мөселманнар бергәләп билгеләп узганнар. Татар кайда да акыллы һәм хикмәтле булган. Башка төрки халыклар регуляр армиягә алынмаган. Алар арасыннан татарлар аерылып торган.

Чыгыш ясаучы галимнәрнең, бигрәк тә тарихчы галимнәр Искәндәр Гыйлаҗевның, Җәүдәт Миңнуллинның һәм төрки төбәкләрдән килгән галимнәрнең чыгышлары бик гыйбрәтле, сабак алырлык булган.

Тагын шуны да әйтим әле: мәкаләдә тюрколог, социология, ислам гыйлеме белгече Мисте Хотопп-Рике исемен очратуда бергәлекнең, фикер бердәмлегенең көч-кодрәте ачылуын күрдем. Без яулык белән фотосурәткә төшү хокукын даулап йөргәндә, башка илләрнең матбугат чаралары белән беррәттән, Татарстан мөселман хатын-кызларының хәле турында да озаклап сөйләшкән идек.

Аннары Бөтендөнья Татар Конгрессында очрашуыбыз да исемдә. Ул безне яклап чыгуын, язуы хакында да телефоннан шалтыратып әйтте.

Әлбәттә, Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан татарның абруен күтәргән, галимнәребез белән бергәлектә бикләнеп яткан тарихи ядкарьләрне күтәрүче, ачыклаучы әлеге кардәшебезгә үзен күреп рәхмәтебезне әйтер идем. Мондый очрашуларга без чакырылмыйбыз шул. Әлеге кардәшебезнең эшендә уңышлар телибез.

Җәмәгать, танылган журналистыбыз Рәшит Минһаҗга да уңышлар телик. “Хәтерне дәвалап буламы?” дип атала аның мәкаләсе исеме.

Әлбәттә, дөньякүләм күренекле шәхесләр белән фикерләшеп, әңгәмәләшеп, хәтерне дәвалап була икән бит! Зыялылык, затлы нәселдәнлек белән хакыйкатьне халыкка җиткерүче галәм галимнәренә дә олуг рәхмәтләребезне белдерәбез. Кыю, уйландырырлык мәкалә бастырулары өчен “Ватаным Татарстан” газетасы хезмәткәрләренә дә җылы хисләребезне әйтәбез.

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2020 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды