Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Әхләк дәресе.


Әхләк дәресе.. Төп яңалыклар

​​​​​

 

“Ярдәм” фондының Борбаш пансионатында уку процессы тәмамланды. Каникуллар.  Аеруча ныгытып әхләк дәресләрендә укыдылар.

 Элек-электән үк безнең халык әхлаклы, инсафлы, дус, эшчән һәм батыр булуы белән аерылып торган. Мондый  матур сыйфатлар хәзерге көнгә кадәр сакланганмы соң?

Әхлаклылык сыйфатының иң мөһимнәреннән берсе – дуслык һәм батырлык икәнен малайларга яхшы итеп аңлатыла. Бу тәрбия дәресләр аша да, үзара дуслык аша да остазлардан балаларга күчә.

“Ярдәм” мөселман пансионаты Татарстандагы аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдәге мәктәп яшендә булган ир-балалар өчен ачылды. Авыл мәктәбендә алар урта белем ала. Мөселман пансионаты балаларга рухи тәрбия бирү, киләчәктә ислам дине өлкәсендә эшли алачак кешеләрне әзерләү максатын күздә тота. Ир-балалар биредә V-XI сыйныфларда уку дәверендә тәрбияләнә. Алар көндез дөньяви мәктәптә белем ала, ә кичләрен һәм ял көннәрендә рухи-әхлакый тәрбия бирүче факультатив дәресләргә йөрде.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды