Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Коръән, тәфсир, догаларны "Ярдәм" бушка тарата

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Коръән, тәфсир, догаларны "Ярдәм" бушка тарата

Коръән, тәфсир, догаларны "Ярдәм" бушка тарата. Төп яңалыклар

​​​​​​

Казанда «Ярдәм-Помощь» фондында Брайль шрифты белән бастырылган Коръән, Коръән тәфсире һәм «Гыйбадәте исламия» кебек бик кирәкле китаплар сукырларга бушлай таратыла. Әлеге басмалар күрмәүчеләр өчен махсус шрифт белән "Ярдәм"дә генә нәшер ителә.

Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Ярдәм» гомуммилли ислам хәйрия фонды шурасы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов китапларның бушка таратылуын әйтә. «Безнең типография күрмәүчеләр өчен дә Брайль шрифты белән китаплар бастыра. Аларның да ислам динен өйрәнергә хакы бар. Әлеге китапларга ихтыяҗ зур. Без күрмәүче мөселман кардәшләребезгә әлеге китапларны бушка таратабыз. Спонсорларны үзебез табабыз», – дип сөйли ул. 

«Ярдәм – Помощь» ГХФ президенты Илһам Исмәгыйлев китаплар рус телендә дә бастырылуын әйтә. «Брайль шрифтында китап бастыру бик мөһим эш. Безнең күрмәүче мөселман кардәшләребез беренче тапкыр Коръән тәфсирен укый башлаячак. Моңа кадәр аларның укырга мөмкинчелекләре булмады. Әгәр Коръән бер олы китап булса, Брайль шрифты буенча китапның саны 10 томга җитә. Тәфсирләр рус телендә бастырылды», – ди ул.

Сез ничек итеп сукырларга Коръән укырга ярдәм итә аласыз? Моның өчен бу сылтамага кереп иганәче була аласыз. Күзе күрмәүче Изге китапны укып, дога кылып, спонсорга бик күп бәрәкәт, иминлек тели. Алар догасы - бик мөхим! 

Коръән китабын тарату өчен сылтама монда: https://yardemfond.ru/aktsii/chitayu-koran-s-dushoj/ 

Коръән тәфсире һәм «Гыйбадәте исламия» кебек бик кирәкле китапларны тарату өчен сылтама: https://yardemfond.ru/aktsii/aktsiya-podari-knigu-nezryachemu/


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды