Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Корбан чалу – гыйбадәт ул

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Корбан чалу – гыйбадәт ул

Корбан чалу – гыйбадәт ул. Төп яңалыклар

Корбан бәйрәме — Ислам дөньясында иң олы, мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе. Якынлашып килүче Корбан һәрберебез күңеленә иман бирсен. 

Корбан бәйрәме — ислам дөньясында иң олы, мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе. Якынлашып килъче Корбан бәйрәме һәрберебезнең күңеленә дә иман нуры өстәсә иде. Бу көн безнең өчен кылган гөнаһларыбызның ярлыкануы, Аллаһ кушмаган гамәлләрдән тыелу, үзеңә һәм әйләнә-тирәдәгеләреңә, фәкыйрьләргә, ятимнәргә шатлык бүләк итү көне буларак кадерле. Кабат Ибраһим гәләйһиссәламнең: «Әгәр дә миңа угыл бала бирсәң, мин шул баламны корбан итеп чалырга әзер», — дигән сүзләрен искә төшерәсе килә. Ләкин Аллаһы Тәгалә бәндәләрнең каннарын түгүче түгел, ул бары шул рәвешле пәйгамбәребезнең иманы ныклыгын сынады. «Йә, Ибраһим, Раббыңа әйткән нәзереңдә тугърылыклы булуыңны исбатладың. Аллаһ синнән разый булды. Инде корбан итеп улыңны түгел, куй чал», — дип аңа бер сарык җибәрде.

Шул көннән башлап дөньядагы барча мөселман халкы Корбан чала. Аллаһ ризалыгы өчен чалына торган корбаннан аккан беренче тамчы кан белән бергә корбан хуҗасының гөнаһлары юылыр диелгән. Әлеге бәйрәм көннәрендә Аллаһы Тәгаләгәнең бөеклегенә, Исламның хак дин булуына тагын бер кат инанып мохтаҗларга, ятимнәргә, төрле бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә хәлдән килгәнчә ярдәм кулы сузыйк, туганнарыбыз, күрше-күләннәребезнең хәлләрен белешик!

Корбан чалу ислам динендә нинди урын тота? Ул һәркем өчен дә мәҗбүриме? Ничек башкарыла ул?

Мөселман кешегә ел саен корбан чалу вәҗибтер. Шулай да хәлләреннән килмәгәннәр өчен мәҗбүри дип саналмый. Төп ихтыяҗларын исәпкә алмаганда (мәсәлән, торак, кием, машина, өй җиһазлары), маллары 87500 сумга җиткән кешеләр бу эшне башкарырга тиеш. Аллаһының илчесе галәйһиссәлам: «Кемнең корбан чалырга мөмкинлеге булып та, моны эшләмәсә, мәчетебезгә якынлашмасын», — дип кисәткән. Корбан чалуны исә һәр кеше үзе үтәсә әйбәтрәк. Иң башта терлекне кыйблага каратып яткырырга кирәк. Ул аягында чакта корбан догасы укыла. Аннары «Әй, Раббым! Ошбу хайванны Синең әмерең буенча чаламын. Әй, Раббым! Кабул кыл. Бисмилләһи, Әллаһү әкбәр!» — дип ниятләп, корбанлык бугазы киселә.

Әгәр төрле сәбәпләр аркасында кеше бу эшне үзе башкара алмый икән, башка кешегә тапшырып, карап тора ала. Тик өч шартны үтәргә кирәк. Беренчедән, бу кеше мөселман булырга тиеш. Икенчедән, корбан чалуны үтәүченең «Әй Аллаһ, бу (корбан) Синнән, һәм Сиңа (кайта), фәләннән кабул ит», — дип әйтүе кирәк. Өченчедән, ул кешегә чалына торган корбанның ите белән түләргә ярамый.

Кайбер гаиләләр корбанны гает намазына кадәр чалып куя. Болай эшләү дөресме?

Гает укылганчыга кадәр чалынган корбан дөрес булмый. Моның турында пәйгамбәребез дә әйтеп калдырган. «Кем гаеткә кадәр корбан чала, бу аның гаиләсе өчен ит кенә булыр, ә корбан чалу фарызы аның өстеннән төшмәс», — диелә анда. Шулай ук бу эшне караңгы төшкәч тә башкару киңәш ителми, чөнки шартлары үтәлеп бетмәскә мөмкин.

Корбанлык өчен нинди хайван сайлау кирәк?

– Корбанлык өчен пар тояклы — кәҗә, сарык, дөя, сыер кебек хайваннарны алу кирәк. Каз, үрдәк, күркә кебек кошларны, атларны чалырга ярамый. Шулай ук авыру, сукыр, аксак, тешсез, колаксыз, койрыксыз һәм бик ябык яки буаз хайваннарны корбанга чалу дөрес түгел. Яшенә килсәк: дөягә — биш яшь, үгез яки сыерга — ике яшь, кәҗә, сарык малына бер яшь булу шарт. Соңгылары исә бик зур һәм симез булып, бер яшьлекләреннән аерылмаса, алты айлыкларын да чалу ярый. Ә эре маллар бу кагыйдәгә карамый. Тик шунысын истән чыгармаска кирәк. Сарык һәм кәҗә бер кеше өчен генә корбан кылына, ә сыер яки дөя — җидешәр кеше өчен. Шулай ук бер үзеңә бер сыер, бер дөя корбан кылу да дөрес. Андый ук мөмкинчелеге булмаган кешеләргә бөтен гаиләгә бер корбан чалырга да ярый.

Нәзер итеп чалына торган корбаннар бар. Монда берәр нинди чикләүләр, халык белеп бетермәгән гамәлләр бармы?

Нәзер корбанын нәкъ гает көнендә чалу мәҗбүри түгел. Бу эшне башка көнне башкарсаң да була. Кемгә нәзер итеп әйткәнсең, шуңа атап чаласың. Мондый итне үзеңә ашарга ярамый, тулысынча таратып бетерергә яисә кеше җыеп аш үткәрергә кирәк. Үзеңә бары тик шулпасын гына эчәргә була.

Корбанлыкны ничек дөрес итеп бүлергә?

– Аллаһының илчесе галәй­һиссәләм шулай аңлатты: «Ашагыз, ашатыгыз һәм саклагыз». Шуңа да итне өч өлешкә бүлү хәерлерәк. Өчтән берен бәйрәм табыны әзерләргә, өчтән берен туганнарга һәм мохтаҗларга өләшергә, калган өчтән бер өлешен үз гаиләңә калдырырга. Шулай ук аш үткәрмичә, калган өчтән ике өлешен фәкыйрьләргә, туган-тумачаларга, күрше-күләннәргә таратырга да мөмкин. Ә тиресен исә сатып, акчасын сәдака итеп бирергә була.

Сыерны корбанга чалганда җиде кеше арасына мәрхүмнәрне кертергә ярыймы?

Әгәр дә мәрхумнең калган балалары, я туганнары, якыннары аның исеменнән аерым яки сыер корбанына кушылган вакытта үзен араларына алып корбан чалсалар, гөнаһ түгел, ә сәваплы эш кылган булырлар. Мәрхүм исеменнән эшләнгән һәр яхшылык мәрхүмгә чыннан да ирешкәне күп хәдисләрдән билгеле.

Корбан чалмыйча, чалдырмыйча акчасын гына мәчеткә яки мескеннәргә бирергә ярыймы?

Корбан чалу — кешеләр өчен Аллаһ тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган вә безгә кушып калдырылган изге гыйбәдәтләрнең берсе. Корбан чалуны акча биреп кылына торган гыйбәдәткә әйләндерү дөрес дип әйтеп булмас.

Кояш баткач, караңгы вакытта корбан чалынамы?

Корбан чалу — бәйрәм көнен санап, 3 көн дәвам итә. Өченче көннең кояшы баеганчы корбан суюлар тамамланырга тиешле. Иң яхшысы — бәйрәм көнендә чалып эшен бетерү. Ахшамнан соң корбан чалу — мәкруһ. Хәрам дигән сүз Коръәндә дә, пәйгамбәребезнең сөннәтендә дә юк. Бу — элеккеге заманнарда электр булмаганлыктан, төнлә караңгы вакытта чалу хаталык белән кылынмасын өчен әйтелгән.

Әгәр кеше кушылган көннәрдә корбан чалып өлгермәсә нишләргә?

Матди яктан мөмкинчелекле кеше, теләге булып та, вакытында суя алмый калса, бер куй (сарык) сатып алырдый акчасын сәдака итеп мескеннәргә бирер.

 

Коръәни-Кәримдә корбан чалу турында болай диелгән:

Аллаһу тәгалә мәсҗид Хәрамдагы Кәгъбәне мөселманнарга кыйбла кылды, аның белән ислам дине һәм мөселманнар каим булып яшәр, сугышу хәрам булган айларны, корбан чалуны һәм мәсҗид Хәрамдагы яки хаҗдагы ачык ґәләмәтләрне мөселманнар файдасына кылды. Коръәндәге бөтен хәбәрләр сезгә сөйләнә — дөреслектә Аллаһу тәгаләнең җирдә вә күкләрдә булган нәрсәләрне белгәнлеген белүегез өчен, әлбәттә, Аллаһ һәрнәрсәне белүче. (5:97).

Корбан дөяләрен Аллаһ диненең галәмәтләреннән кылдык, аларда сезнең өчен дөньяда файда, ахирәткә сәваб бар, өч аякларында торган хәлләрендә бугазлаган вакытыгызда Аллаһ исемен зекер итегез, әгәр бугазлагач яннары илә җиргә төшсәләр, аларны ашагыз вә канәгатьле фәкыйрьгә вә оялып сораучы фәкыйрьгә ашатыгыз! Ул дөяләрне аяк өстендә бугазлауны бәян иткәнебез кеби аларны сезгә файдаландырдык, шаять шөкер итәрсез. (22:36).

Раббың ризалыгы өчен намаз укыгыл һәм ятимнәрне вә фәкыйрьләрне ашатыр өчен корбан чал! (108:2)

Корбан чалу турында пәйгамбәребез Мөхаммәд (с. г. в.) әйткән:

«Дөреслектә, бу көнебезне намаз уку белән башларбыз, аннан кайтып корбаннарыбызны чалырбыз. Шулай эшләгән бәндә сөннәтебезне үтәгән булыр».


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды