Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Корбан гаете котлавы!

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Корбан гаете котлавы!

Корбан гаете котлавы!. Төп яңалыклар

 

Әссәләмүгәләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтух, хөрмәтле кардәшләр! Барчагызны да Корбан гаете белән тәбрик итәбез.

Бу озак көтеп алган бәйрәм һәр мөселманга рухи һәм әхлакый чисталык алып килә. Раббыбыз безнең догаларыбызны кабул кылсын, Үзенең безгә рәхмәтен салсын, иманыбызны ныгытсын һәм безгә киләсе Корбанны да сәламәт килеш үткәрү насыйп булсын дип дога кылабыз.

 

Мәрхәмәтле һәм рәхим-шәфкатьле Аллаһ безне гөнаһлардан сакласын, хәләлгә якынайтсын, хаклыкны, иманның хакыйкый мәгънәсен аңлауга ирештерсен, тормыш көчебезне арттырсын, аны ислам, кадерле Ватаныбыз файдасына игелекле гамәлләр кылуга юнәлдерсен.

Гаете бәйрәме көннәрендә Аллаһы Тәгалә гаиләләребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә сәламәтлек насыйп итеп ике дөнья бәхетенә ирештереп, барчабызга да хәерле һәм бәрәкәтле тормышлар насыйп итсә иде. Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә һәрбарчабызга да ирешергә насыйп булсын!


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2025 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды