Укыту-тернәкләндерү үзәге
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Кытайда яшәүче татарлар "Ярдәм"дә булды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Кытайда яшәүче татарлар "Ярдәм"дә булды

Кытайда яшәүче татарлар "Ярдәм"дә булды. Төп яңалыклар Әлеге сүзләрне бүгенге көннәрдә күпләр кабатлый. Чит төбәкләрдән килгән бихисап милләттәшләребез, дин кардәшләребез Татарстанны шулай сагынып кайта.

Шушы көннәрдә шактый милләттәшләребез Кытайдан килеп китте. Алар Оренбург өлкәсенең бер хикмәтле авылында федераль Сабан туенда булганнар.
Һич уйламаганда, көтмәгәндә дигәндәй, яулыклы берничә ханым бүлмәмә килеп керде һәм: “Намаз укыйсыбыз килә, без Кытайдан килдек”,-дип мөрәҗәгать иттеләр. Мин аларны мәчетебезнең намаз бүлмәсенә юнәлттем. Алар намаз укыды. Аннары Рамил хәзрәт Ибраһимов аларны “Ярдәм” гыйбадәтханәсенең бүлмәләре, күрмәүчеләр өчен тудырылган шартлар белән таныштырды. Соңрак Рамил хәзрәт фарыз залында Коръән укып, килгән кунаклар белән бергә дога кылдык. Шунысы куанычлы: кунакларның барысы да яулыктан иде.

Алар кайлардан килгән дисезме? Кытайның Сурумчы, Колжа, Алтай, Чәүшәк төбәкләреннән иде. Кыска гына очрашу вакытында кунакларның әби-бабалары Казан һәм Уфа якларыннан икәнлеге мәгълүм булды. Алар үзләрендә Вәлиев, Еникей, Сәлимҗанов, Чанышев фамилияләренең күп булуы хакында әйттеләр.
Шадия Вәлиева мәгариф системасында эшли. Ул матур итеп ана телендә сөйләште. Фатих Шакировның кызы Рәмзия һәм улы Надир Казандагы университетта укыйлар икән. Ә абыйлары 93 яшьлек Ислам Шакиров 85 яшьлек җәмәгате Өммегөлсем белән Казанда яши.

Кытайлы кардәшләребезнең җитәкчесе Урумчыдагы төрек компаниясеннән. Алар “Ярдәм” мәчетендә булып, үзләренә кирәкле дини китаплар сатып алдылар.
Аннары мин Ислам әфәнде Шакировка шалтыраттым. Олы яшьтә булуына карамастан, хәтере әйбәт икән. Сөйләштек аның белән. “Әтием мулла булган. Бу шимбәгә Урта Балтай авылына барабыз каберен зиярәт кылырга. Дәү әтиебез Минһаҗ хәзрәт каберенә дә барырга ниятлибез”,-диде бу кардәшебез.
Һәрбарчасына Аллаһының рәхмәте вә ярдәме булса иде. Илкәйләрнең җиле – шифадыр, дип халкыбыз белмичә генә әйтмәгәндер ул.

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм” мәчете

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2020 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды