Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Әлбир хәзрәт Кргановтан - Котлау хаты

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Әлбир хәзрәт Кргановтан - Котлау хаты

Әлбир хәзрәт Кргановтан - Котлау хаты. Төп яңалыклар Рамазан ае тәмамлану уңаеннан, «Ярдәм» мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов Мәскәү, Чувашия мөфтие Әлбир хәзрәт Кргановтан Котлау хаты алды. Анда мондый юллар язылган иде:

“Хөрмәтле Илдар хәзрәт!
Сезне ихлас йөрәктән Рамазан аеның тәмамлануы белән тәбрик итәм.
Фарыз уразасы төгәлләнү белән бәйле булган бу озак көтеп алган бәйрәм һәр мөселманга рухи һәм әхлакый чисталык алып килә. Раббыбыз безнең догаларыбызны кабул кылсын, Үзенең безгә рәхмәтен салсын, иманыбызны ныгытсын һәм безгә киләсе Рамазан аен да шулай ук тынычлыкта, сәламәт килеш үткәрү насыйп булсын дип дога кылам. Мәрхәмәтле һәм рәхим-шәфкатьле Аллаһ безне гөнаһлардан сакласын, хәләлгә якынайтсын, хаклыкны, иманның хакыйкый мәгънәсен аңлауга ирештерсен, тормыш көчебезне арттырсын, аны ислам, кадерле Ватаныбыз файдасына игелекле гамәлләр кылуга юнәлдерсен.
Сезгә һәм якыннарыгызга тынычлык, иминлек һәм рухи яктылык теләп калам.”

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды