Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Левченко бистәсе мәхәлләсе "Ярдәм"гә рәхмәт белдерә

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Левченко бистәсе мәхәлләсе "Ярдәм"гә рәхмәт белдерә

Левченко бистәсе мәхәлләсе "Ярдәм"гә рәхмәт белдерә. Төп яңалыклар Хөрмәтле дин кардәшләрем! Без, Левченко бистәсеннән “Ярдәм” мәчетенә авыз ачарга килгән дин кардәшләре исеменнән, Илдар хәзрәт Баязитовка, Мәликә ханым Гыйльметдиновага, шундый тәүфыйклы балалар үстергән Сания ханымга олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Аларга исәнлек-саулык, гаилә бәхете, хәерле гомерләр телибез. Тагын да югарырак дәрәҗәләргә ирешү насыйп булсын үзләренә.

Без “Ярдәм” мәчетенә килә алуыбыз белән бәхетле. Биредән рухи азык, күңел тынычлыгы, яшәү көче алып китәбез.
“Ярдәм” мәчетенә карап, сокланып туя алмыйбыз. Левченко бистәсендәге “Сөләйман” мәчетенең дә киләчәктә гөрләп яшәвен өмет итеп калабыз. “Ярдәм” мәчете озын гомерле булсын, ул безгә бик кадерле һәм якын.

Раббыбыз тоткан уразаларыбызны, кылган гыйбадәтләребезне кабуллардан кылса иде. Хак Тәгалә бу айда безгә сабырлык, мәрхәмәт, шәфкать биргән кебек, шул сыйфатларыбыз дәвамлы булса иде.

Раббыбыз илләребезгә, көннәребезгә хәерле иминлекләр, тынычлыклар бирсә иде. Яраббым, барыбызга да хәерле гомерләребезне биреп, киләсе Рамазан айларын да күрү насыйп әйләсә иде. Әмин.

“Сөләйман” мәчете дин кардәшләре

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды