Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Әлмира апа Әдиатуллина мөслимәләрне бердәмлеккә чакырды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Әлмира апа Әдиатуллина мөслимәләрне бердәмлеккә чакырды

Әлмира апа Әдиатуллина мөслимәләрне бердәмлеккә чакырды. Төп яңалыклар 4 июньдә "Казан" милли мәдәният үзәгенә республикабызның төрле районнарыннан 300дән артык мөслимә корылтайга җыелды. Алар арасында Башкортстан, Мордовия һәм башка төбәкләрдән килгәннәр дә бар иде. Корылтайда дәүләт органнары, дини һәм төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләре, махсус чакырылган кунаклар һәм республикабызның актив мөслимәләре катнашты.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чарага җыелган мөслимәләрне сәламләп: “Пәйгамбәребез (с. г. в.) безгә үзенең бер хәдисендә әйткән: “Дин нәсыйхәттән гыйбарәт”. Ә күркәм нәсыйхәтне иң башта кемнәр җиткерә? Әлбәттә, күпне күргән әбиләр, әниләр, аннары дини сабаклар бирә торган абыстайлар. Аллаһы Тәгалә өммәтебезгә кылган яхшылыкларыгыз өчен һидаять нуры, муллык, бәрәкәт, кайгы-хәсрәтсез тормыш бирсен. Коръәндә әйтелә: “Ий мөэминнәр! Барчагыз да бер булып Аллаһ арканына, ягъни Коръән хөкемнәренә ныклап ябышыгыз! Таркалып аерылмагыз! Бер-берегезгә дошман идегез, Ул сезнең күңелләрегезне берләштерде. Аның нигъмәте белән кардәшләр булдыгыз” (Гыймран сүрәсе, 103 нче аяте)”. Бергәләп өммәтебез өчен тырышырга, эшләргә насыйп итсен!”- дигән теләкләрен җиткерде.

Корылтай кысаларында, үсеп килүче буынга традицион рухи кыйммәтләрне җиткерү чараларына, җәмгыятебездә мөслимәләр тарыган проблемаларны чишү юлларына кагылышлы тәкъдимнәр, массакүләм мәгълүмат чараларында балаларны тәрбияләүгә, мөслимәләргә багышланган телетапшырулар ачу кирәклеге хакындагы фикерләр яңгырады.

Мөслимәләргә үзләренең үгет-нәсихәтләрен Татарстан баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казан шәһәре мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов һәм башка хәзрәтләр җиткерде.

"Мөслимә" иҗтимагый оешмасы рәисе Әлмира апа Әдиатуллина һәм "Ярдәм" Тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова да корылтайда катнашып, үзләренең фикерләрен җиткерделәр. Аларның сүзләренчә, Татарстан мөслимәләре бердәм һәм бергә булып хәрәкәт итәргә, илебезгә файдалы балалар үстерергә бурычлы.

Чыганак: Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды