Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан өммәтенә мөрәҗәгать итте

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан өммәтенә мөрәҗәгать итте

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан өммәтенә мөрәҗәгать итте. Төп яңалыклар

Хөрмәтле дин кардәшләрем!

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Шушы көннәрдә бөтен дөнья мөселманнары үзләренең якыннарына, дусларына, күршеләренә һәм дин кардәшләренә сәламәтлек, шулай ук барлык илләргә һәм халыкларга иминлек һәм авыруларның терелүен сорап догалар кылалар. Әле күптән түгел генә коронавирус пандемиясе Ватаныбызның чикләренә үтеп керә алмас кебек тоелды, ә бүген бу йогышлы чирнең һәркемгә – үзебезгә дә, безнең белән янәшәдә булганнарга да кагылырга мөмкин булуы ап-ачык. Шуңа бәйле рәвештә, кадерле мөэмин-мөселманнар, мин, сезгә ихластан мөрәҗәгать итеп, үзегезне һәм якыннарыгызны сакларга һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлеге хакында кайгыртуыгызны үтенәм. Чөнки Пәйгамбәр ﷺ әйткән:

كلكم راع و كلكم مسؤول عن رعيته

Ягъни: “Сезнең һәрберегез көтүче, һәм һәркайсыгыз үзенең көтүе өчен җаваплы” (Бохари).

Аллаһыга шөкер, Россия Президенты В.В.Путин һәм Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов тарафыннан халыкны яңа авыруны йоктырудан саклау буенча кирәкле һәм мөһим чаралар күрелде. Әмма без гражданлык җаваплылыгын күрсәтмәсәк, ә иң мөһиме – үз тормышыбызны һәм сәламәтлегебезне саклау өчен Аллаһы Тәгалә каршында җаваплылык тоймасак, әлеге чаралар нәтиҗә китермәячәк. Рәхим итеп, табиб күрсәтмәләрен һәм хакимият безнең барыбызны да әлеге афәттән йолып калу максатыннан кабул иткән чараларны кире какмагыз. Шул ук вакытта ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан мәчетләрдә коронавирус таралуны булдырмый калу буенча кертелгән чараларга да җаваплылык белән карарга чакырам. Әлеге чикләүләр – вакытлыча гына, һәм алар бары мөэмин-мөселманнарның иминлеген, саулык-сәләмәтлеген тәэмин итү хакына кабул ителгән. Ин шә Аллаһ, эпидемия чигенгәч, без, җәмәгать белән намазлар уку өчен, яңадан мәчетләребезгә җыелып, бер-беребезне чын мөселманча саләм белән сәламләрбез. Ә әлегә үзегезгә һәм якыннарыгызга карата игътибарлы булырга чакырам.

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Пәйгамбәребез ﷺ 1400 ел элек үк эпидемияләр таралганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә нигез салган. Барыбыбызга да мәгълүм:

الطهور شطر الإيمان

Ягъни Пәйгамбәр ﷺ әйткән:

«Чисталык (гигиена) – иманның яртысы». Шул ук вакытта бу сәламәтлекнең нигезе дә. Гигиена кагыйдәләрен, шул исәптән төчкергәндә һәм йөткергәндә дә, үтәгез.

Билгеле, барыбызга да хәзер сәфәрләрдән дә тыелып торырга кирәк. Имам Бохари җыентыгында килгән хәдистә түбәндәгеләр әйтелә:

عن النبي صلى الله عليه و سلم أنه قال: إذا سمعتم بالطاعون في الأرض فلا تدخلوها و إذا وقع بأرض و أنتم بها فلا تخرجوا منه. (صحيح البخاري/٥٧٢٨)

Ягъни: “Әгәр берәр җирдә ваба (чума) таралуы турында ишетсәгез – ул урынга бармагыз; әгәр ваба авыруы хәзерге вакытта сезнең җирлектә таралыш алса, яшәгән урыныгызны ташлап китмәгез”.

Моннан тыш, Коръәндә әйтелгәнне истән чыгармагыз:

إن الله لا يغيِّر ما بقوم حتى يغيروا ما بأنفسهم (الرعد/١١)

“Һичшиксез, алар (кешеләр) үз нәфесләрендә булганны алмаштырмый торып, Аллаһы кешеләрдә булганны алмаштырмый” (Әр-Рагъд/11).

Хөрмәтле мөселманнар! Сезне барлык куркынычсызлык чараларын үтәргә һәм бөтен кешелек дөньясы өчен авыр булган бу сынауны Аллаһы Тәгаләгә догада булып кичерергә чакырам: Раббыбыздан гөнаһларыгызны кичерүне һәм барлык дин кардәшләребез өчен иминлек сорагыз. Моның өчен сез бу сүзләрне кабатлый аласыз:

اللهم إني أعوذ بك من البرص و الجنون و الجذام و من سيئ الأسقام (١٥٥٤)

«Раббым, мин Синнән махау авыруыннан (проказа), акылсызлыктан, лепра чиреннән (хроник инфекцион авыру) һәм начар авырулардан саклавыңны сорыйм”.

Аллаһы Тәгалә барыгызны да саулык-сәламәтлек белән бүләкләсен! Үзегезне саклагыз!

Вәсәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды