Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Мөфти Тәлгат Таҗетдин "Ярдәм" мәчетендә булды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Мөфти Тәлгат Таҗетдин "Ярдәм" мәчетендә булды

Мөфти Тәлгат Таҗетдин "Ярдәм" мәчетендә булды. Төп яңалыклар 2 декабрьдә, Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин Казан аша үтеп барганда, "Ярдәм” мәчетенә кереп чыкты. Зур кунакны Татарстан мөфтие урынбасары, "Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов каршы алды һәм аларны Күрмәүче мөселманнарның тернәкләндерү үзәге буйлап озатып йөрде.

Тәлгат хәзрәт курсларга килгән күрмәүчеләр алдында чыгыш ясады. Аның сөйләвенә караганда, ул шушы якларда моннан 65 ел элек Минсафа һәм Рәшидә ханым гаиләсендә дөньяга килгән. Аннары алар башкаладагы Светлый урамына күченгәннәр. Һәм Тәлгат Таҗетдин Бохарага укырга киткәнче шунда яшәгән.

-Үзегезне сукыр иткән өчен сез Аллаһыга үпкәләмисезме?-дип сорады ул аннары күрмәүчеләрдән. Аннары бу сөальгә үзе үк җавап та бирде. - Үпкәләмәгез сез Аллаһыга. Фани дөньяда чагында ук сез Аллаһыга кирәк булдыгыз. Хак Тәгалә, әгәр Мин боларны күрүдән мәхрүм итсәм, нишләрләр икән дигән сорау куйды. Күңелегезне төшермәгез! Фани дөнья яктылыгын күрүдән мәхрүм булганнарга Раббыбыз мәңгелек дөньяда җәннәт белән бүләкләячәк. Ни өчен сукыр кеше шундук оҗмахка эләгә дигәндә, чөнки күзләр бөтен дөньяны үзенә сыйдыра,-дип фәлсәфәгә дә бирелеп алды аннары Тәлгат хәзрәт.

Яңгыр яуганнан соң Җир өстенә салават күпере чыга. Анда шәмәхә, зәңгәр, күк, яшел, сары, куе сары төсләр бар. Ул Аллаһының кодрәтен күрсәтә. Бүген - дүшәмбе, яшел төс көне. Әгәр өстеңә яшел кием кисәң, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешерсең. Ә иртәгә – сишәмбе. "Сишәмбе – ул буш көн. Туган туганын үтергән көн. Ул бик авыр көн. Ләкин сез күңел төшенкелегенә бирелмәгез. Күпләрнең күзе күрсә дә, алар гыйбрәт күзе белән карамый, аннан сабак алмый”, - дип аңлатты Баш мөфти.

Хәбәрчебезнең: "Казаннан һәм "Ярдәм” мәчетеннән алган тәэсирләрегез белән уртаклашсагыз иде”,-дигән үтенеченә Тәлгат хәзрәт: "Биредә минем туган урыным. Без Бохарага киткәнче Восстаниедә, аннары Светлая урамында яшәдек. Көтмәгәндә генә биредә яңа мәчетнең калкып чыгуына, салынуына бик гаҗәпләндем. Аллаһының рәхмәтләре яусын хәзрәтләргә миңа мәчетне күрсәтеп йөрүләренә. Мондагы эшләр "Сөләйман” мәчетендә алып барылган изге гамәлнең дәвамы икән. Монда Казан һәм Татарстан өчен генә түгел, Башкортстан, Пермь, Кавказ яклары – Чечня, Дагыстан, Ингушетия һәм башка төбәк мөселманнары өчен дә зур эшләр башкарыла. Никадәр мәхәббәт һәм күңел җылысы белән аларга хезмәт иткәнегезне күрдек. Дәүләт тә үз эшен эшләп ята. Шуның өчен монда хезмәт куючыларның һәммәсенә Аллаһының рәхмәтләре төшсен. Күрмәүчеләргә Раббыбызның китабын танып белүгә өйрәткән өчен Хак Тәгалә меңәрләгән-меңәрләгән өлешләтә сезгә үзенең әҗер-савапларын фани дөньяда да, ахирәттә дә кайтарса иде”,-диде Баш мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин.

Хатыйп ГӘРӘЙ

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды