Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Мөфтиятебез сәхифәләре: сукырлар өчен “Калям Шариф. Перевод смыслов” китабы басылып чыкты

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Мөфтиятебез сәхифәләре: сукырлар өчен “Калям Шариф. Перевод смыслов” китабы басылып чыкты

Мөфтиятебез сәхифәләре: сукырлар өчен “Калям Шариф. Перевод смыслов” китабы басылып чыкты. Төп яңалыклар

 

 

 

Луи Брайль системасында сукырлар өчен Нәзарәтнең “Калям Шариф. Перевод смыслов” китабы басылып чыкты

Мөфтиятебезнең Интернеттагы сәхифәләре, битләре: «Казанның “Ярдәм” гомуммилләт хәйрия фондында “Калям Шариф. Перевод смыслов” басмасы сукырлар өчен Луи Брайль системасы буенча дөнья күрде», — диеп яза.

Китаплар үз ияләренә шушы көннәрдә баитәчәк – уникаль басма 10 томлык 100 комплект булып басылды һәм ул мөселманнар күпләп яшәгән төбәкләргә махсуслаштырылган китапханәләргә җибәреләчәк. Басманы Татарстан, Башкортстан, Чечня, Дагыстан, Ингушетия һәм Россиянең башка төбәкләреннән, БДБ илләреннән килеп “Ярдәм” фондында тернәкләнү курслары узган 6800ләп күрмәүче мөселман кардәшебез көтә.

Искәртеп үтик, Коръәннең рус теленә мәгънәви тәрҗемәсе 2019нчы елда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Дагыстан Республикасы мөфтияте тарафыннан басылып чыкты. 2020нче елда “Ярдәм” гомуммилләт хәйрия фондының белгечләре, шул исәптән сукырлар да, Коръән тәфсиренең Брайль версиясен әзерли башлады. Әлеге эшчәнлекнең нәтиҗәсе буларак, тактиль шрифтка җыелган 10 том барлыкка килде, аның ярдәмендә сукырлар “Калям Шариф. Перевод смыслов”ны укый алу мөмкинлегенә ия.

“Ярдәм” фонды типографиясе исә БДБ илләрендә Луи Брайль системасында мөселман китапларын бастыру белән шөгыльләнүче бердәнбер типография булып тора.

Бу турыда Телеграмдагы Татарстан мөфтиятенең рәсми каналы да хәбәр итә. — Бу Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми мәгълүмати каналы. Каналда мөфтият эшчәнлеге һәм Татарстан өммәте тормышындагы иң мөһим вакыйгалар турында хәбәр ителә.

Сурәт - 1

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды