Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Җәмәгать эшлеклесе Тәбрис Яруллин “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының “Тормыш юлы” акциясенә кушылырга чакырды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Җәмәгать эшлеклесе Тәбрис Яруллин “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының “Тормыш юлы” акциясенә кушылырга чакырды

Җәмәгать эшлеклесе Тәбрис Яруллин “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының “Тормыш юлы” акциясенә кушылырга чакырды. Төп яңалыклар

Рамазан ае керү белән, “Тормыш юлы” акциясе кысаларында “Хәйрия ифтарын өегезгә илтеп бирәбез” проекты эшли башлады. Ланч-бокслар төштән соң таратыла, ураза тотучылар аларны кичен ифтар алдыннан җылытып ашый. Шулай итеп, быел ифтарлар быел дистанцион рәвештә уза.

Ялгыз карт-карчыклар, азкеремле, күп балалы гаиләләр, физик мөмкинлекләре чикле, сәламәтлеккә туймаган кешеләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары, инвалид бала тәрбияләүчеләр әниләр, чит илдән Казанга укырга килеп, хәзерге вакытта коронавирус таралу сәбәпле, авыр хәлдә калган студентлар, ураза тотучылар көн саен “Ярдәм” фондыннан кайнар ашлар белән килгән волонтерларны зарыгып көтеп тора.

Ланч-бокслардагы яңа пешкән ризыклар бик тәмле, көн саен төрледән-төрле ризыклар әзерләнә. Икенче ашлар, итле ризыклар, салат, ипи һәм камыр ашларын күрүгә авызга сулар килә.

Кайнар ризыклар апрель башыннан ланч-бокслар белән хәйрия фондының “Тормыш юлы” проекты кысаларында таратыла.

Бу игелекле эшкә сез дә кушыла аласыз, дуслар! Без сезне игътибарга мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә чакырабыз.

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды акциясендә катнашучылардан Аллаһы Тәгалә разый булсын!

Бу айда бер фарыз гамәлне башкаручы исә нәкъ башка айларда җитмеш фарыз гамәл үтәгән шикелле булыр.

Сөекле Пәйгамбәребез: “Ураза тотучы кешене ашатырга булышкан кешегә үзе ураза тоткан кебек әҗер языла”, — дигән.

Ничек булышырга? Саклык банкы картасы номер: 4274 2780 2038 4288 ФИО: Илдар Рәфкать улы Б. Саклык банкы картасы +79600480778 телефон номерына тоташкан.

«Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды реквизитлары: НИБФ «Ярдэм» ИНН 1658087725 КПП 165801001 ОГРН 1071600003530 БИК 049205603 р/с 40703810562000000971 к/с 30101810600000000603 в Отделение «БАНК Татарстан» 8610 ПАО Сбербанк.

Назначение платежа: «Благотворительная помощь на кормление малоимущих».

7715 номерына НУР сүзен язып, смс юллап, ярдәм итәргә мөмкин.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды