Укыту-тернәкләндерү үзәге
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

МӨХЛИСӘ БУБИ ПРЕМИЯСЕНЕҢ БЕРЕНЧЕ ЛАУРЕАТЛАРЫ БҮЛӘКЛӘНДЕ

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / МӨХЛИСӘ БУБИ ПРЕМИЯСЕНЕҢ БЕРЕНЧЕ ЛАУРЕАТЛАРЫ БҮЛӘКЛӘНДЕ

МӨХЛИСӘ БУБИ ПРЕМИЯСЕНЕҢ БЕРЕНЧЕ ЛАУРЕАТЛАРЫ БҮЛӘКЛӘНДЕ. Төп яңалыклар Татарстан башкаласында татар мөселман хатын-кызларының “Милләт аналары” дип аталган форумы узды. “Казан” милли-мәдәни үзәгенә республика районнары, күрше Башкортстан, Удмуртия, Ульяновск, Самар төбәкләреннән ике йөздән артык ак яулыклы апалар җыелды.

Татарстанда җәмәгать эшлеклесе, журналист Әлмирә Әдиятуллина җитәкләгән “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды, Татарстан Диния нәзарәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы оештырган әлеге форум Россиядә татар мөселман хатын-кызлары хәрәкәте эшчәнлеген көчәйтү, балалар, яшүсмерләр һәм яшьләргә дини-әхлакый һәм милли тәрбия бирү мәсьәләләренә игътибарны арттыру максатын куйды.

Татарның “абыстай” феномены

Әйтергә кирәк, бу чара “Мөслимә” җәмгыятенең 20 еллыгына һәм күренекле татар хатын-кызлары – тәүге кызлар гимназиясен ачкан Фатиха Аитованың тууына – 150 ел, Россиядә беренче хатын-кыз казый Мөхлисә Буби тууына 145 ел тулу вакыйгаларына да багышланды. Бу көнне мөселман татар хатын-кызлары хәрәкәтенең хөрмәтле абыстайларына казыя Мөхлисә Буби исемендәге премия тапшырылды. Бу премиянең беренче лауреатлары, XIX–XX гасыр татар мәгърифәтче хатын-кызлары башлаган эшнең варисчылары – мөхтәрәм Рәшидә абыстай Исхакый, Татарстанның атказанган укытучысы Мәдинә Әбделганиева һәм Әлмирә апа Әдиятуллина булды.

Республиканың дәүләт һәм иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашында узган “Милләт аналары” форумы делегатларына Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровның сәламен Татарстан Президенты Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты хезмәткәре Илдар Сәлахов җиткерде. Бәйрәм рухында узган җыенда татар мөселман хатын-кызлары хәрәкәтенең актив вәкилләренә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ренат Закировның, “Ярдәм” милли хәйрия фонды һәм “Мөслимә” җәмгыятенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай итеп, иллегә якын ханымга – Сәйдә абыстай Аппакова, Роза Мортазина, Нәкыя Хафизова, Вәсилә Рәхимова, Тәэминә Биктимирова, Суфия Воробьева, Разыя Закирова, Наилә Җиһаншина, Лилия Сәлахетдинова (һ.б.) исемнәре белән беррәттән, танылган журналистлар Флера Абдуллина, Ләйсирә Фазлыева, Сөембикә Кашапова, Йолдыз Шәрәпова тарафына да рәхмәт сүзләре юлланды.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, парламентта Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе, шагыйрь Разил Вәлиев Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хатларын галимә Лена Таҗиева белән Әлмирә Әдиятуллинага ирештерде. Милли үзаң, милли мәгариф үсешенә янәдән киртәләр корыла башлаган бүгенге көндә Разил Вәлиев милләт аналары алдындагы бурычларның тагын да артуын ассызыклады. “Тарихта төрле авыр чорларда да бирешмәгән безнең милләтне юкка чыгудан дин һәм мәгърифәт коткарып калган. Гаиләдә милли традицияләрне, тел һәм иманны хатын-кыз саклаган. Бүген дә бөтен хатын-кызлар “милләт аналары” булырга омтылсын иде”, – дип теләде Разил Вәлиев һәм хатын-кызларны гаилә, республика, ил сагында торырга чакырды.

Галимә, КФУның Ислам һәм ислам белемен үстерү ресурс үзәге хезмәткәре Резеда Сафиуллина татар милләтендәге “абыстайлар” феномены иҗтимагый күренеш буларак, гомумән, фәнни яктан өйрәнүгә лаек дип белдерде. “Бер мөселман халкында да татарлардагы абыстайлар кебек мәгарифкә, милләткә хезмәт иткән хатын-кызларны күрмәссең. Шәрык илләрендә хәтта Коръән сүзен укый белмәгән хатын-кызларны очратканым булды. Бездәге чал чәчле апаларның да мәчетләргә, мәдрәсәләргә йөреп гарәп телен өйрәнеп, Коръән укулары турында сөйләгәч, алар шакката. Безнең республикадагы дини уку йортларына укытырга килгән чит ил мөгаллимнәре дә моңа шаһит. Бүген безгә ислам белемен фән белән бәйләп академик дәрәҗәдә алып барырга мөмкинлекләр туды”, – дип, галимә абыстайларга Ресурс үзәге проектларында да катнашырга киңәш итте.

Милләт аналарына балалар кирәк

Илдә үзгәртеп корулар башланган шаукымлы елларда барлыкка килгән “Мөслимә” җәмгыяте быел 19нчы тапкыр балалар һәм яшүсмерләр арасында “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” Бөтенросия Коръән уку, ислам нигезләре һәм тарихы бәйгесен оештыручы буларак күпләргә таныш. Россиядә паспортка башка яулык киеп фотога төшү хокукына ия булу, Казанда әхлаксызлык чыганагына әверелгән сыра бәйрәмнәрен туктату, урамнарда оятсыз эчтәлекле реклама такталарын һәм язуларын алдырту – ак яулыклы апалар ирешкән казанышларның кайберләре генә.

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев “Мөслимә” җәмгыяте рәисе Әлмирә Әдиятуллинаны “тынгысыз булгач, башкаларга да тынгы бирми” дип мактаса да, “Милләт аналары” форумында чыгыш ясаганда делегатларга заманча вәзгыятьнең җитдилеген аңлатырга тырышты. “Дөньяда иң зур гүзәллек – ул сабый. Шул гүзәллекне тудырган өчен хатын-кызларны гүзәл затлар дип атыйлар. Хатын-кызның гүзәллеге – ана булуда. Әмма бүгенге җәмгыятьтә бала гүзәллек булып кабул ителәме? Әллә соң ул хатын-кызга, гаиләгә яшәргә комачаулык тудыручы сәбәп булып калдымы? Кызыннан да алда хәзер әнисе күп бала тапмаска кушып кычкыра. Иманлы хатын-кызның бурычы башка яулык ябып, мәчеткә килү белән генә чикләнми. Динебездә хатын-кызга гаилә учагын саклау бурычы йөкләнгән. Без мәктәпләр ябыла, милләт бетә, тел югала дип әллә никадәр зарланырга, гаеплеләрне эзләргә мөмкинбез. Әмма гаиләдә бер бала гына үстергәндә милләтнең киләчәген күзаллавы кыен түгел. Болай дәвам итсә, 20 елдан соң без демографик катастрофа кичерәчәкбез. Милләт аналарына тәрбияләргә милләт балалары калмаячак. Элек татар гаиләсендә 7-8 бала булганда аларның кайберләрен башка милләт вәкилләренә дә кияүгә бирү-өйләндерү милләткә алай ук зыян китерми иде, ә хәзер гаиләдеге бер бөртек баланы ничек үз милләтеңнең дәвамчысы итәргә? Татарларга милли гореф-гадәтләрне, традицияләрне, ана телен саклау динне саклау кебек үк әһәмиятле. Татар гаиләләрендә кимендә – өч, ә мөселман гаиләләрендә – алты бала табу мөһим”, – дип кырт кисте баш казый.

Яшь буынны тәрбияләүгә кагылышлы көнүзәк мәсьәләләрне форумда “Ярдәм” фонды вице-президенты, ун ятим зәгыйфь баланы тәрбияләүче Мәликә ханым Гыйльметдинова яңгыратты.

– Әдәп-әхлак тәрбиясе бирүдән тыш, яшьләребезне радикаль карашлардан кисәтик, халык арасында, мәчетләрдә аңлату эшләре алып барыйк. Мондый радикаль карашлар кайвакыт хатын-кызларда да очрый, бу ялгыш фикер һәм адымнарга каршы торыйк. Һәр мәчет, мәдрәсәләрдә мөселман хатын-кызлары клубларын, “түгәрәк өстәл”ләр, җыен, конференцияләр оештырырга кирәк. Иң зур дәгъват ул – сүз түгел, ә эш-гамәл. Без инсафлы милләттәшләребез сафын арттырырга теләсәк, халыктан аерылып мәчетләрдә генә утырырга ярамый, җәмгыятебездәге бөтен бәйрәм-чарага да мөселман рухын кертү өчен тырышырга тиешбез”, – диде Мәликә Гыйльметдинова.

Олы яшенә карамастан, Әлмирә Әдиятуллинаның Татарстан һәм Россиядә татар мөселман хатын-кызлары хәрәкәтен активлаштыруга, яшь буынны милләтнең лаеклы балалары итеп тәрбияләп үстерергә юнәлдерелгән проектлары ташып тора. Ул “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесенең район һәм шәһәрләрдә зональ турларын үткәрергә җыена. Һәм яңа проект – Россия күләмендә “Шәҗәрә. Васыятьнамә. Тугра” бәйгесе игълан итә. “Гаиләдә атаның ролен ныгыту сорала. Һәр гаиләдә васыятьнамә язылган булырга тиеш. Васыятьнамә – һәр гаиләнең ныклыгы һәм нәселдәнлек нигезе, нигез ташы ул. Ул буыннан-буынга күчә торган мирас та. Мирасыбыз ныклап өйрәнелергә тиеш”, – ди Әлмирә Әдиятуллина.

“Мөслимә” җәмгыяте рәисе Казанда Мөхлисә Буби фонды һәм урамы булырга тиешлеген дә басым ясап әйтә. “Республика, район һәм шәһәр хакимиятләре, дини, милли оешмалар ярдәмендә Әгерҗедә Мөхлисә Буби, Чистайда Хәдичә Ямашева-Таначева, Ульянда Зөһрә Акчурина, Казанда Әминә Мөхетдинова, Гайшә Апанаева, Фатиха Аитова, Зәйнәп Хәсәни, Пензада Галимәтелбанат Биктимирия, Петербургта Гөлсем Камалова, Мәскәүдә Сара Шакулова, Томскида Фатыйма-Фәридә Ваһапова-Нәүрүзова һәм исемнәре тарихка кереп калган башка күренекле татар хатын-кызлары хөрмәтенә укулар оештырырга кирәк”, – ди Әлмирә Әдиятуллина. Шулай ук ул Казанда “Сөембикә” мәчете, Кырлайда Габдулла Тукай мәчете булуы турында да хыяллана.

Татар мөселман хатын-кызлары “Милләт аналары” форумыннан 2017 елда Россия дәрәҗәсендә Беренче Бөтенроссия мөселман хатын-кызлары корылтаеның 100 еллыгына багышланган җыен уздыру тәкъдимен тормышка ашыру нияте белән таралышты.

Лилия ГАДЕЛШИНА. Солтан ИСХАКОВ фотолары

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2020 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды