"Мөхтәсибәт хәбәрләре"
Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов, "Сөләйман" мәчете имам-хатыйбы Илһам хәзрәт Исмәгыйлев, район мөхтәсибәте вәкилләре, мәхәлләләрдән кардәшләр Болгар җыены тантанасында катнашты.
Мөхтәсиб Илдар хәзрәт Баязитов Болгарда Татарстан җитәкчеләрен, мөфтиләрне, мөхтәсибләрне, бик күп фикердәшләрен күрде. Алар белән намаз укыды, догалар кылды, сөхбәт итте. Гомумән, бу җыен берләштерү, рухны ныгыту урыны булып тора.
Ел саен үткәрелә торган чара Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам динен кабул итү көненә багышланды. Традиция буенча ул «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисадый форумының мәдәни программасын тәмамлый.
Болгар җыены Татарстан Республикасының Спас районы Болгар шәһәренә имамнарны, татар мәхәлләләре вәкилләрен, җәмәгатьчелекне һәм башка кызыксынган кешеләрне җыя.
Чараның үзенчәлеге - Россиянең югары мөфтие һәм Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин үткәргән "Тәүбә күмәк догасы ".
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, "Ярдәм" мәчете һәм район мөхтәсибәте традицион исламны торгызуга һәм ныгытуга зур игътибар бирә. Татарстан Республикасы районнарында үскән малайлар өчен рухи тәрбия пансионатларын ачу мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора.