Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Мөхтәсибәт Корбан гаетен көтә

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Мөхтәсибәт Корбан гаетен көтә

Мөхтәсибәт Корбан гаетен көтә. Төп яңалыклар

 

“Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы, “Ярдәм” фонды Советы рәисе, Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов динчеләргә Корбан гаетен, бәйрәмен оештыру күнекмәләрен бирде.

 

Имамнар хезмәте — дәгъвәт юлы һәм ул сөекле Пәйгамбәр Мөхәммәднең кушканы буенча башкарыла. Хезмәт безне бердәмлеккә, халыкка акыллы, хикмәтле хезмәткә чакырган. Бу турыда имамнарны бергә җыючы, мөхтәсибебез, билгеле мәгърифәтче Илдар хәзрәт Баязитов искәртеп узды.

Казанның Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтенда имамнар җыелышы узды. Чыгыш ясаучы хәзрәтләр, дәүләт вәкилләре аларга авыр һәм мактаулы хезмәте өчен олы рәхмәт белдерде, бердәмлеккә чакырды.

Катнашучыларга РФ кануннарына, җирле кагыйдәләргә туры китереп чиста, матур иттереп бәйрәм оештыру максаты куелды.

Чара «Сөләйман» мәчетенең яңадан төзелгән бинасында узды. Монда Коръән укыту үзәге булыр диеп көтелә.

Соңыннан имамнар «Күңелләребездә мөкатдәс Ислам диненә мәхәббәт артсын, имамнарыбыз дәүләт белән бердәмлектә нык булсын», — дип дога кылды.

  •  


Татарстан Рәисе вәкиле Ленар Сәләхов, имам-мөхтәсибне һәм мәхәлләрдәге имамнарны яхшы эшләве өчен рәхмәтләп узды. Ул «Ярдәм» фонды советы рәисе, «Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитовның традицион исламны ныгытуга юнәлдерелгән нәтиҗәле эшчәнлегеген югары бәяли. Шулай ук ул бу җыелыш та бердәмлеккә, бер-беребезгә карата игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтергә, үз-ара шәфкатьле һәм рәхимле булырга тагын бер чара, дип саный. 

Казан шәһәренең Башкарма комитеты аппаратының Иҗтимагый оешмалар белән элемтәләр белән элемтәләр бүлеге җитәкчесе булып торучы Илгиз Сарманов чыгыш ясады. Ул киләсе елда зур халыкара чараларны көтүче шәһәрнең алдына булган бурычларны искәртте. Имамнарның сорауларына җавап бирде.

«Кеше приюты» проектының җитәкчесе Азат Гайнетдинов Мөфтият һәм Илдар хәзрәт Баязитовның тоткыннарны тәрбияләү тәҗрибәсенә тукталып узды. Ул Илдар хәзрәтне укытучысы, остазы диеп атады.

Киров һәм Мәскәү районнарында Корбан бәйрәменә әзерлек бара. Бу турыда «Ярдәм» мәчете имамы Рафис хәзрәт Сәйфуллин сөйләде. Ул узачак намазларны искәртте.

Ә Киров һәм Мәскәү районнары хәкимият башлыгы вәкиле Руслан Зәбиров гыйбадәт йортлары турында сөйләп узды.

 

 
Имамнарга фикер алышырга да мөмкинлек бирелде.

Чара ахырында имамнар «Күңелләребездә мөкатдәс Ислам динебезгә карата мәхәббәт артсын, имамнарыбыз, дәүләт уртак эштә нык булсын. Раббыбыз Аллаһы Тәгаләне, изге Китабы Коръән Кәримне, Пәйгамбәребез Мөхәммәдне ихлас күңелдән сөючеләрдән булыйк», — диеп дога кылды.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды