Укыту-тернәкләндерү үзәге
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Мәликә Гыйльметдинова «Хатын-кыз — мәдәният һәм рухилык” дигән дәрәҗәне алуга иреште

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Мәликә Гыйльметдинова «Хатын-кыз — мәдәният һәм рухилык” дигән дәрәҗәне алуга иреште

Мәликә Гыйльметдинова «Хатын-кыз — мәдәният һәм рухилык” дигән дәрәҗәне алуга иреште. Төп яңалыклар "Ярдәм” мәчете каршындагы Күрмәүчеләрне укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова "Хатын-кыз – мәдәният һәм рухилык” дигән дәрәҗәне алуга иреште.

"Ярдәм” мәчете каршындагы үзәк бөтен дөньяга танылды һәм анда күрмәүчеләргә изге китапны укырга мөмкинлек тудырган Мәликә ханым төп урынны алып тора.

Бүген Казан Ратушасында "Ел хатын-кызы. Ел ир заты: хатын-кызлар карашы” дигән бәйгенең җиңүчеләре билгеле булды. 8 Мартка - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы җыелышта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэрыныж беренче урынбасары Оскар Прокопьев катнашты.

Илдар Халиков Татарстан Президенты рөстәм миңнеханов һәм шәхсән үз исеменнән гүзәл затларны бу рәхим-шәфкатьле күркәм бәйрәм белән котлады.

"Кадерле, гүзәл хатын-кызлар! Сез безгә гомер бирәсез, безнең балалар белән һәрчак янәшә буласыз, сез – безнең гомер юлдашларыбыз, сез укытасыз, тәрбиялисез безне һәм гаиләне бөтен гомеребез буена саклыйсыз”,-дип билгеләп узды Татарстан Премьер-министры Казан хатын-кызлары вәкилләренә мөрәҗәгать итеп. Аннары ул тагын: «Мин сезгә хатын-кызлар бәхете телим, сезне балаларыгыз, ирләрегез һәм хезмәттәшләрегез шатландырсын”,-дип тә өстәде алдагы сүзләренә Илдар Халиков.

"Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2020 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды