“Ярдәм” Милли ислами хәйрия фондының вице-президенты, бу исемдәге фонд каршындагы дәвалау-укыту, тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова ТҖ МДНнең 25 еллыгы уңаеннан чыгарылган истәлек медале белән бүләкләнде.
Әлеге бүләкне аңа Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев тапшырды.
“Ярдәм” мәчетенең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов, “Ярдәм” фонды президенты Илһам Исмәгыйлев һәм “Ярдәм” Тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова Россиядәге күрмәүче мөселманнарга Брайль системасы аша Коръән нигъмәтләрен төшендерү-укыту белән танылды. Хәзер аларның илдә 1000нән артык укучысы исәпләнә. Алар бу изге эшне 2013 елга кадәр Казандагы “Сөләйман” мәчетендә алып бардылар. Ә инде башкалабызда “Ярдәм” мәчете төзелгәч, 2013 елда шушы гыйбадәтханәгә күчтеләр. Әлбәттә, яңа мәчеттә тернәкләндерү гамәле тагын да колачлырак итеп алып барылырга кереште, чөнки 3 катлы гыйбадәтханәдә күрмәүчеләрне укыту-дәвалау эшләрен башкару өчен мөмкинлекләр тагын да зуррак иде.
Мәликә ханым үзенең балаларыннан тыш, тагын 10 ятим нарасыйны тәрбиягә алып та рәхим-шәфкатьле, мактаулы эш башкара. Шуңа күрә юбилее булып узган бу көннәрдә аны ихлас күңелдән котларга теләүчеләр бихисап күп булды.