Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Мөселман яшьләре интеллектуаль уеннарда катнашты

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Мөселман яшьләре интеллектуаль уеннарда катнашты

Мөселман яшьләре интеллектуаль уеннарда катнашты. Төп яңалыклар 19 февральдә Казанның “Рәйхан” кафесында мөселман яшьләренең “Иман йорты” проекты кысаларында аралашу кичәсе узды.

Чара интеллектуаль уен форматында үтте. 8-11 кешедән торган төркемнәр, берсеннән-берсе кызыклы викторина-ярышларда катнашып, үзләренең акыл көчләрен дә, иҗади осталыкларын да сыный алды. Жюри яшьләрнең дөрес җавапларын гына түгел, төркемдә эшли белүләрен дә, креативлыкка осталыкларын да, логикаларын да бәяләде.

Нәтиҗәдә “Алдынгы мөселман яшьләре” төркеме җиңү яулады. Калган ике төркем нибары бер һәм өч баллга калышып, 2-3нче урыннарны алды. "Иман йорты" оештыручылары җиңүче төркемгә һәм иң акыллы катнашучыларга бүләкләр тапшырды. Айнур Әхмәтшин яшьләргә киләчәктә дә уңышлар теләде, интеллектуаль яктан үсешкә омтылырга чакырды.

Очрашудан соң яшьләр киләсе чараларда катнашырга килешеп таралды. Алар исә “Рәйхан” кафесында гына түгел, “Ярдәм” мәчетендә дә даими уздырыла.

"Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды