Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Малика Гыйлметдинованы котлау

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Малика Гыйлметдинованы котлау

Малика Гыйлметдинованы котлау. Төп яңалыклар

Хөрмәтле Малика ханым!

Сезне Казан шәһәре Думасына сайлауларда гаҗәеп җиңелегез белән котлыйбыз!

Тавышларның 73% – бу сезнең эшегезнең нәтиҗәле танылуы, Казан халкының ышанычы һәм ярдәме.

«Ярдәм-Помощь» гомуми хәйрия фондының бердәм коллективы сезнең белән горурлана һәм шәһәребезнең уңаен яңа казанышлар тели! Борбаш авылында Мәүлид кичәсе Борбаш авылы Балалар пансионатында Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашында Мәүлид кичәсе узды. Пансионатта тәрбияләнүче шәкертләр бердәм булып ураза тотты, Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺнең һәм аның сахәбәләре тормыш юлы турында вәгазь сөйләнде, касыйдә һәм Коръән укылды. Мөселман календарендәге иң күркәм айларның берсе– халыкта Мәүлид дип йөртелүче Рабигыль-әүвәл ае 22 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Борбаш пансионатында уңыш җыю

Балтач районындагы Борбаш малайлар пансионаты бакчасында шәкертләр белән бәрәңге алынды. “Ярдәм-Помощь” хәйрия фондының Борбаш авылы малайлар пансионаты җәй көне дә тынып утырмады. Хезмәткәрләр бинага ремонт ясады. Бер үк вакытта бакчада, теплицада да эшләделәр. Пансионат шулай итеп кышка әзерләнде.Зур бакчада бәрәңге, кыяр, помидор, борыч, баклаҗан, суган, сарымсак һәм башкалар үсте. Әтнә районыннан гошер сәдакасы Безнең мәчеткә Әтнә районы Олы Мәңгәр, Бәхтияр авылларыннан гошер сәдакасы килде. Авылдашларга, якташларга, мәчеткә, күмәк хуҗалык һәм авыл җирлегенә зур рәхмәт. Гошерләрне Олы Мәңгәр авылы имамы Әмир хәзрәт китереп китте. Апас районы ветераннары мәчеттә Мәчетебезгә Татарстанның асылташы булган Апас районы хезмәт ветераннары, абыстайлар килеп китте. Бүген тагын бер төркем киләчәк. Аллаһ бу районны бәрәкәт эчендә яшәтсен. Килүчеләргә зур саваплар язылсын. «Йөрәк белән күрәм һәм ишетәм» проекты турында матбугат җыены 24 сентябрь чәршәмбе көнне 10:00 сәгатьтә Казан шәһәре Серов урамы, 4а йортында «Ярдәм-Помощь» фондында ак чатырда матбугат җыелышы узачак. Җыелыш Президент грантлары фонды ярдәме белән 2025-2026 елларда тормышка ашырылучы «Йөрәк белән күрәм һәм ишетәм» проекты турында. Катнашу,автобуста бару өчен теркәлү мәҗбүри. Сораулар өчен: +79655883326. Илсур Метшинны Казан мэры итеп сайлауны котлау Бүген Казан мэры итеп Илсур Метшин сайланды. Ильсур Раис улы Метшинны мэр булып лаеклы сайлануы белән ихлас котлыйбыз! Сезнең уңышлы идарә башкалабыз Казанны дөньякүләм танылган,үсеш алган, мәдәни һәм спорт үзәгенә әйләндерде. Шәһәребез тормыш өчен бик уңайлы, матур урынга әйләнде. Сезгә рухи көч,сәламәтлек телибез! Казанны яңа югарылыкларга күтәрүдә уңышлар телибез! «Күңелем ишетә һәм күрә» проекты буенча матбугат очрашуы «Ярдәм» мәчетендә «Күңелем ишетә һәм күрә» проекты буенча матбугат очрашуы булып узды. Очрашу вакытында«Ярдәм-Помощь» гомуми хәйрия фондының гамәлләре турында фондның вице-президенты, тернәкләндерү үзәге директоры, «Күңелем ишетә һәм күрә» проекты авторы Мәликә ханым Гыйлметдинова сөйләде. Мәгълүм булганча, «Ярдәм-Помощь» хәйрия фонды Россия Президенты грантлары отып биредә «Күңелем ишетә һәм күрә» проектын тормышка уңышлы ашырып бара. Сукыр һәм начар күрүчеләрне социаль яктан тормышка яраклаштыру,адаптацияләү проекты 2025 елның икенче конкурсында да җиңеп чыкты һәм 10 000 000 сумнан артык финанс ярдәме отты. Гошер сәдакасын кабул итү Татарстанда Гошер көне узды. Халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе дәвам итә. Теләгән һәр кеше,аз керемлеләргә җиткерү өчен, җыеп алынган уңышның бер өлешен "Ярдәм" мәчетенә китерә ала. Аннан азык-төлек оешкан рәвештә мохтаҗ кешеләргә тапшырыла. Казанда гошерне"Ярдәм” хәйрия фонды кабул итә һәм ашата. Хәйрия кампаниясендә катнашырга теләүчеләр өчен +78432230359 яки +79600480778 номерларына шалтыратырга мөрәҗәгать итәләр. «Ярдәм» мәчетендә дини башлангыч мәдрәсә эшли башлый Бүген "Ярдәм" мәчетендә бәйрәм! "Ялкау" җәйләр тәмамланды, энә белән кое казып белем алыр вакытлар җитте. Сабаклар башлана. "Ярдәм" мәчетендә дини башлангыч мәдрәсә эшли башлый. Укытучылар арасында Рафис, Нурислам, Әсхәт хәзрәтләр дә бар. Шулай ук абыстайларыбыз да җиң сызганып укытуга әзерләнә. Хәерле сәгатьтә! «Йөрәк белән күрәм һәм ишетәм» проекты турында мәкалә «Йөрәк белән күрәм һәм ишетәм» проекты күрмәүчеләрне укыта. Тернәкләндерү үзәгенә күрмәүчеләр төрле төбәк, илләрдән килә. Алар һәм укытучылары арасында искитәрлек язмышлы кешеләр бар. Татарстан башкаласында күрмәүчеләр һәм бик начар күрүчеләр Луи Брайль системасын өйрәнә, бер үк вакытта зурайтып укучы экран каршында утыра, санак-компьютерны, телефонны үзләштерә, спорт белән шөгелләнә, дини белем ала. Курслар аралашу, тирә-якка яраклашу сәләтен, төп көнкүреш гадәтләрен формалаштыра. http://www.tatar-islam.com/publ/g_m_l_r/k_el_bel_n_k_r_m_m_ishet_m_proekty/4-1-0-19520

 
 
 
 

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2025 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды