Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Мари иленнән кунаклар килде. Видео.

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Мари иленнән кунаклар килде. Видео.

Мари иленнән кунаклар килде. Видео.. Төп яңалыклар

Бүген бездә бик кадерле кунаклар. Мари иле Бәрәңге районы Мазарбаш авылы ханымнары.

Алар Бәрәңге районы ягында дини белем һәм мәгърифәт таратучы остабикәләр, укытучылар һәм укучылары.

«Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фондына шул райондагы Мазарбашы авылы вәкилләре килде.

Мазарбашы — ул Мари ягы татарлары бәгыре. Анда республиканың йөрәге. Кешеләре дәртле, ихлас, гади. Бу шәһәрдән «Ярдәм»гә кунаклар килеп китте. 

«Ярдәм» тернәкләндерү үзәген сәйран иттеләр. Безнең матур никах залларында сыйландылар. Бу үзәккә илебезнең төрле почмакларыннан килеп дәва алучылар елдан ел арта бара. “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә, “Дан” спорт комплексындагы инвалидлар өчен тудырылган шартларны күреп, аларны горурлык һәм рәхмәт хисләре биләп алды.

«Мохтаҗларны шулай сөендереп яшәвегезне дәвам итегез», — диеп кайтып киттеләр.

Һәрвакытта без Сезне көтеп калабыз. Килегез!


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды