Укыту-тернәкләндерү үзәге
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Марсель Әхмәдуллин “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының “Тормыш юлы” акциясенә кушылырга чакырды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Марсель Әхмәдуллин “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының “Тормыш юлы” акциясенә кушылырга чакырды

Марсель Әхмәдуллин “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының “Тормыш юлы” акциясенә кушылырга чакырды. Төп яңалыклар

Хәләл мәҗлесләр алып баручы, тәҗрибәле телевидение журналисты Марсель Әхмәдуллин “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының “Тормыш юлы” акциясенә кушылырга чакырып мөрәҗәгать итте.

Ялгыз карт-карчыклар, азкеремле, күп балалы гаиләләр, физик мөмкинлекләре чикле, сәламәтлеккә туймаган кешеләр көн саен өйләрендә “Ярдәм” фондыннан кайнар ашлар белән килгән волонтерларны зарыгып көтеп тора.

Ланч-бокслардагы яңа пешкән ризыклар бик тәмле, көн саен төрледән-төрле ризыклар әзерләнә. Икенче ашлар, итле ризыклар, салат, ипи һәм камыр ашларын күрүгә авызга сулар килә.

Кайнар ризыклар апрель башыннан ланч-бокслар белән хәйрия фондының “Тормыш юлы” проекты кысаларында таратыла. Волонтерлар яңа пешкән ризык кына түгел, кирәк булган очракта дарулар да илтеп бирә.

Бу игелекле эшкә сез дә кушыла аласыз, дуслар! Без сезне игътибарга мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә чакырабыз. Ул физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, күпбалалы һәм азкеремле гаиләләр, ялгыз карт-карчыклар өчен — бушлай кайнар ризык кына түгел, ә рухи яктан зур ярдәм дә булачак. ⠀

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды акциясендә катнашучылардан Аллаһы Тәгалә разый булсын!

Ничек булышырга?

Саклык банкы картасы номеры: 4274 2780 2038 4288 ФИО: Илдар Рәфкать улы Б. Саклык картасы +79600480778 телефон номерына тоташтырылган.

«Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды реквизитлары: НИБФ «Ярдэм» ИНН 1658087725 КПП 165801001 ОГРН 1071600003530 БИК 049205603 р/с 40703810562000000971 к/с 30101810600000000603 в Отделение «БАНК Татарстан» 8610 ПАО Сбербанк.

Назначение платежа: «Благотворительная помощь на кормление малоимущих».

Шулай ук 7715 номерына НУР сүзен язып, смс юллап, ярдәм итәргә дә мөмкин. (50 сумнан алып 15000 сумга кадәр).


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2020 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды