Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Матәм чарасы итеп «Ярдәм» мәчетендә догалар кылынды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Матәм чарасы итеп «Ярдәм» мәчетендә догалар кылынды

Матәм чарасы итеп «Ярдәм» мәчетендә догалар кылынды. Төп яңалыклар

​​​​

«Ярдәм» мәчетендә намаздан соң укылган догаларда, тәравихта һәм мәрасимнәрдә догалар кылынды. 24 март — Гомумдәүләт матәм көне булды.

22 март төнендә «Крокус Сити Холл»да теракт узды. Бер гаепсез кешеләр өстенә җанкисәрләр ут ачтылар. Һәвефтә һәлак булучылар саны шактый.

РФ Тикшерү комитете җинаять эше кузгатты, иҗтимагый урыннарда, аэропортларда, вокзалларда саклану чаралары артты.

Россия Илбашы Владимир Путин ватандашларга рәсми мөрәҗәгать вакытында илдә мәтам көне игълан итте.

Казанда кешеләр «Крокус Сити Холл»да һәлак булганнар истәлегенә стихияле рәвештә барлыкка килгән мемориалга чәчәкләр һәм уенчыклар алып килә.

Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл»да коточкыч теракт белән бәйле рәвештә, «Ярдәм» ГХФ һәм «Ярдәм» мәчете һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты һәм җинаятчеләрне тәнкыйтләп чыкты.

Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл» концерт залындагы фаҗигадә туганнарын һәм якыннарын югалтучыларның барысының да кайгысын уртаклашабыз.

«Ярдәм» мәчетендә намаздан соң укылганда, тәравихта һәм кайгы уртаклашучы мәрасимнәрдә: «Һәлак булганнарның рухы шат булсын. Раббыбыз Аллаһ Тәгалә зыян күрүчеләргә исәнлек — саулык, сабырлык бирсен. Безне саклаучылар, иминлек тәэмин итүчеләр исән-сау, таза-сау булсын. Зыян салучылар җәзаны тизрәк алсыннар!» — диеп догалар кылынды.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды