Укыту-тернәкләндерү үзәге
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Милләтебезнең асыл затлары булып үсегез, балалар!

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Милләтебезнең асыл затлары булып үсегез, балалар!

Милләтебезнең асыл затлары булып үсегез, балалар!. Төп яңалыклар «Җәннәт шушыдыр инде»,-диешәбез бер-беребезне сәламләп, елмаешып, сөенешеп кочаклашкан саен. Күңелдәге чын туганлык, чын якын итешүдән туган хисләрне әйтеп җиткерердәй генәме!

Әлхәмдүлилләһи Раббил галәмин! Менә бит нинди асыл нигъмәтләрен насыйп итте газиз Хак Тәгаләбез бездәй фәкыйрь колларына! Бу, әлбәттә, халкыбызның сабырлыгы бәрабәренә киң күңелле, сай йөрәкле булып, барлык милләтләрне туганыдай якын күрә белүе, иминлеккә омтылуы, Җир шарына, һәммә мәмләкәтләргә тынычлык теләве, яшәү мәгънәсе иманда икәнлекне бөтен тулы мәгънәсе белән аңлавы хакынадыр, шөкер!

“Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” дигән Бөтенроссия Коръән уку бәйгесенең 17 сенә җыелдык. Кайлардан гына килмәде кардәшләребез, арада кемнәр генә юк! Быелгы бәйрәмебезнең чын изгелек – игелеклелек мәркәзендә - “Ярдәм” мәчетендә үткәрелүе аңа тагын да зиннәтлелек, тантана өстәде. Ул балаларыбызның хикмәти күркәмлеге, бәләкәч кызларның ак ефәк күлмәкләре дисеңме, кечкенә малайларның ак күлмәк якасына күбәләк беркетеп, чигүле түбәтәйләрен кырын салган кыяфәтләрен әйтәсеңме, - биредә чын әкиятләр дөньясында дип хис итәсең үзеңне. Ә әти-әниләре, әби-бабайларының канәгать елмаюлары — йөзләрендә. Алар менә нинди олы чарага – имтихан тотарга килгәннәр! Әби-бабаларының бәхетле дәвамчылары булырлар. Язмышларын “бисмилла” әйтеп башлаганнар икән, иншә Аллаһ, бәхетле булырлар. Горурлыгыбыз, мактанычыбыз булуларына ышанычлары йөзләренә үк чыккан иде.



Өстәл тирәли олы кунаклар – галимнәр, депутатлар, язучылар. Хәер, кем генә булмасын, алар бүген бирегә балаларга бәхет-сәгадәт теләргә килгәннәр.

Коръән сүрәләре, дога белән ачылып киткән тантананы бу юлы җырчы-мөнәҗәтче Ильяс Халиков алып бара икән. Матур теләкләрен әйтеп, котлауларын җиткергәч, ул сүзне билгеле галимнәребезгә, Диния нәзарәтенең җитәкче вәкилләренә бирде. “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов бирегә килүчеләргә рәхмәт белдереп, балаларга бу мактаулы ярышта уңышлар теләде.

Казан шәһәре мөселманнары имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдиннең: “17 нче мәртәбә җыелуыбызга әйтеп бетергесез әһәмиятле шушы бәйге-бәйрәмне оештыручы Әлмира апабызга чиксез рәхмәтләр яусын иде дип әйтү генә аздыр. Баштагы елларда без аны “Мәрҗани” мәчетендә үткәрдек.



Барысы да күз алдымда, исемдә: Әлмира апабызның арба тартып, балаларга бүләк сорап, җыеп йөрүләрен мәңге онытасым юк. Төрле еллар, күп киртәләр...Менә нинди көннәргә ирештек. Бхләкләребез дә күп бүген. Һәм карагыз әле: нинди мәһабәт мәчеткә җыелдык, шөкер!” - дип чыгыш ясавы өчен Мансур хәзрәтнең үзенә дә рәхмәт әйтәбез, чөнки тырыш хезмәтләренә күрә бәяләү ишетүе Әлмира остабикәбезгә дә ифрат кирәк, гаять мөһим. Хәер, әнә үзе үк шулайрак диде бит:

-Бер-беребезнең кадерен белик, газиз кардәшләрем! Тырышлыкларыбыз, изге эшләребез, җөмһүриятебезгә ярдәм итәргә омтылуларыбыз бушка түгел һәм, әлбәттә, бердәм булсак, бергә булсак, тагын да ныграк данларбыз Казанны, Татарстаныбызны. Сәламәт, әхлаклы, иманлы буын әзерләү бурычларыбызны үтәүдә иңнәрне иңнәргә куеп эшлик!

Нияз хәзрәт Сабиров. Бүгенге көндә ул - Татарстан мөфтие урынбасары, “Апанай” мәчете имам-хатибы. Нәзарәттә дәгъват бүлеген җитәкли. Китаплар яза, тарих фәннәре кандидаты исемен алды. Ә бит ул Әлмира апасының беренче елларда үткәргән бәйгесенндә җиңүче булды. Аллаһы Тәгаләнең нигъмәтләре чиксез шул тырышканнар өчен.

“Яшәү кануныбыз - Коръән укучылар бәйгесенең елдан-ел куәтләнә баруын, анда катнашырга теләп, Россиянең төрле якларыннан йөзәрләгән чакрымнар узып килүче балалар санының артуын күреп шатланабыз. Димәк, киләчәгебез бар, киләчәгебез якты,-диде Нияз хәзрәт кыска гына тәбрикләү сүзендә. - Бу ярышта сез барыгыз да җиңүче, балалар! Чөнки сез Аллаһының кануннарын үтәү юлына аяк бастыгыз”.



Зөфәр Харисов

Ә Татарстанның халык артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге театрның атаклы артисты Зөфәр Харисовның исә күпме образлар тудырган иҗатчы булуына карамастан, балалар алдында сүзсез каушап калуы үзе үк шаккатырды безләрне. Алай да ул фикерләрен җиткерде: -Ни кызганыч, 17 нче мәртәбә үздырылучы шушы хәтле матур бәйрәмгә бүген беренче килүем. Менә Сөембикә ханбикәбезнең оныкларының оныкларын күрү бәхетенә ирештем. Шуның хәтле олы бәхет, олы сөенеч булды бу минем өчен. Шуның кадәр пакьлекне, сафлыкны күрдем. Рәхмәтләремнең иге-чиге юк оештыручыларга, анда катнашучы сабыйларыбызга. Сез иң кыйммәтле сүзегезне әйтә алучы, илебезнең тугрылыклы, тәүфыйклы милләтпәрвәрләре булырсыз, дип ышанам.
Бөтендөнья Татар Конгрессының Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллинның кыска гына чыгышы бик үтемле булды. “Без Әлмира апабызны “Алма апа”, дип йөртәбез. Ул - безнең яшьти, ул - безнең ахирәт. Һәр җирдә ул безнең белән һәм безгә иң үтемле, иң кирәкле сүзләрен әйтә белүче остазыбыз. Юл күрсәтүчебез. Бу чарада күпме җәмәгать оешмаларының катнашуы үзе үк максатыбызның бер булуын күрсәтә. Милләтебезнең горурлыгы булып үсәрсез, балалар!”-диде Тәбрис әфәнде.
-Бүген җәннәттә утырам дип уйламыйсыңмы?-дип сорыйм пышылдап кына бергә терәлешеп утырган бөек остазбикәбез Рәшидә абыстай Исхакыйдан.

-Дөрес әйтәсең, Аллаһының җәннәтен өмет итеп утырам менә,-ди ул.-Уйларымны белеп торасың. Җәннәт әле ул болай гына түгел, аның хикмәтләре, хозурлыклары чиксез. Балаларыбыз, әлбәттә, бик сөендерә. Күп килгәннәр, гүзәлләр, матурлар. Берсеннән-берсе чибәр. Һәр барчасын сөясе килә. Аллаһының дине мәңгелеккә бара дип, ислам өчен тырышканнарыгызга дога кылып утырам. Инде берүк тәкәбберлек кагылмасын дим. Тәкъвалыкны ярата Аллаһыбыз. Ихлас булсак, рия кермәсә уй-гамәлләребезгә, насыйп булыр җәннәтләре, иншә Аллаһ! Бергә булсак иде Аллаһының җәннәтләрендә дә.

-Әмин! Әмин!-дип сүзгә кушыла Бөтенроссия “Татар гаиләсе” оешмасы җитәкчеләренең берсе Миләүшә ханым Гайфуллина.-Тәүфыйкъ артыннан бәхет йөрер дия иде әбием Зөбәйдә остабикә. Ул өчәр ай буена ураза тотар, Коръән тутырыр иде. Авылда ул кендек әбисе булды. Аллага шөкер, әби-бабайлар, әти-әниләрдән күчкән асыл сыйфатларны хәзер киләчәк буынга сеңдерүдә бергәләп тырышабыз. Бигрәк тә Әлмира абыстайга, Мәликә ханымга, Илдар хәзрәткә шушы хәтле олы эш башкарганнары өчен күңелемнең түреннән чыккан олуг рәхмәтләремне языгыз әле газетагызга. Милләтне саклауда динебезнең роле ифрат зур. Шуәы юлда башлап йөрүчеләргә Хак Тәгалә әҗер-савапларын насыйп итсен. Әлмира кебек асылларыбыз булганда, эшләребезнең нәтиҗәсе дә куанычлы бит. Үз сүзләрен җиткереп әйтә белгән, динне фән белән бәйләүче остазлар булганда диюем.

Инде дога, котлаулар белән ачылып киткән чараның иң җаваплы өлеше башланды. Малайлар, кызлар, яшьләренә карап, төркем-төркем булып, бәйге залларына юнәлде. Кайбер бүлмәдә, бигрәк тә 4 яшьтән 10 яшькәчә кызларның, кайсыдыр ки әле теле дә ачылып бетмәгәннәрнең тырышып-тырышып, “Әл-Ихлас”, “Гаср” сүрәләрен сөйләгәннәрен карап, тыңлап йөрүләре бәйрәм түгелмени?! Нигъмәтләребез түгелмени?! Яраббым, Рәшидә абыстай әйтмешли, дәвамнарыбыз бар, динебез яши.

Борисоглебск бистәсе халкының ничек итеп мәчет өчен җир алуын, бергәләп сәдака җыеп, инде Аллаһка табыну йортын ачулары турында белеп торабыз. Менә бу бистәнең хөрмәтле мөгаллимәсе Рәмзия Гыймадиева белән сөйләшәбез.

-Рәсимә Кадермәтова да, мин дә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамладык. 10 ел буена кешеләрне өемдә укыттым. Һәр ел саен 12-13 бала динебезне өйрәнде. Аларны ашаттым, эчерттем. Шөкер, сыйдык барыбыз да. Алар гыйбадәтләрне үзләштерделәр, Коръән укырга өйрәнделәр. Инде бүген югары белем алып, кеше булдылар, гаилә кордылар. Нәтиҗәләре куанычлы. Урамда сыра эчеп, тәмәке тартып йөрмәделәр һәм йөрмиләр. Рус гаиләләре дә хәтта безгә, мәһабәт мәчетебезгә китерә малай-кызларын. Никахлар, туйлар, исем кушулар үткәрәбез. Имамыбыз Рөстәм хәзрәт Ясәвиев – бистәнең бик хөрмәтле кешесе. Үземнең улларым Раил, Рамил, Фәнис “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамладылар, Төркиядә укып кайттылар. Инде хәзер үзләре балалар укыта, - диде Рәмзия ханым.

Яныбызга матур гына кызый килеп утырды.

-Йә, Фатыйма, бирдеңме имтиханны? Нинди сорауларга җаваплар бирдең?-дип сорап куйды шунда Рәмзия ханым.

7 яшьтә икән Фатыймабыз. Ильяс Сабиров (“Госмания” дә, РИИда укып йөргән Коръәнхафиз) сеңлесе икән ул. “Сорауларның барсына да җавап бирдем”,-диде ул. Аның бәйгедәге уңышының нәтиҗәсен күрдем мин соңыннан. Ул күренекле галим Әнвәр Хәйри кулыннан матур теләкләр кушып әйтелгән олы пакетны алуга иреште.

Шушы ук бистәдән абыстайның тагын бер шәкерте – Мөһерниса Хәйдәрова белән дә таныштым мин. Кыргыз кызы икән, 11 яшьтә. Хәтәр сугыштан качып килгән булганнар безгә. Бистәдә өй салып, урнашып калганнар. Әтисе Баһадур - бик тырыш, уңган, булган кеше. Эшли. Мөһернисаның 9 яшьлек энесе Даут та имтихан тотарга килгән. Икесе дә мәктәптә гел “5” ле билгесенә генә укыйлар. Афәрин диясе килә.

Тагын бер гаҗәеп малай белән таныштым. Ул – 12 яшьлек Данис Нуруллин. 134 нче рус-татар мәктәбендә укый. Үзбәкстанда туган. Әнисе рус милләтеннән, Ольга Юрьевна исемле.

Шушы бала намаз иясе икән. Әле генә бәйгедән чыкты. “Кол Шәриф кем ул? “Ихлас” сүрәсен сөйлә”,-дигәннәр аңа. “Белдеңме соң?”-дип сорыйм. “Әлбәттә, - ди Данис. -Казанның иң атаклы хәзрәте, ханлыкның иң билгеле мөгаллиме. Шәкертләре белән бергә соңгы тамчы канына кадәр сугышып һәлак булган”,-дип җавап бирде Данис чатнатып.

“Шул хәтле әйбәт малай бу,-дип сүзебезгә кушылды яныбыздагы Сиринә ханым. - Акыллы бала, “Фатыйха”ны сөйләп җибәрә, исләрең китәрлек! Ә өйлә намазын мәктәптә, тәнәфес вакытларында, баскыч астында укый. Беләсезме, ул ничек булдыра?!»

Сорауларыма кыскача гына җаваплар бирде Данис. «Алай да ничек намазга бастың? Әниең нәрсә, ди”,-дигән сорауга, ул: “Иптәш малайларга ияреп килдем дә, мулланы тыңладым. Бик ошады. Әни каршы түгел. Әле әтигә дә син нишләп мөселман түгел,дип әйтәм”,-дип җаваплады.

Татарча сөйләшә белми үзе. Ислам диненә карата ныклы фикердә ул. “Аллаһ миннән разый булсын”,-ди Данис.

“Гадел” мәчетеннән Фәния абыстай белән 12 бала килгән. 6 яшьлек Дания инде 10 сүрәне яттан белә. Бәйгене бик уңышлы үткәннәр. Мөгаллим-мөгаллимәләре Рөстәм хәзрәт Бакиров, Камил хәзрәт, Рәсилә һәм Рәйсә абыстайларның йөзенә кызыллык китермәгәннәр.

Имтиханнар тәмам. Ир-атларның фарыз залы халык белән шыгрым тулы.
Жюри утырышы вакытында чыгышларны тантананы алып баручы Ильяс Халиков башлап җибәрде.

Менә балалар каршына күкрәкләре тулы орден-медаль булган 85 яшьлек Харис хәзрәт Салихҗан чыкты. “Йөрәк җимешләребез! Менә Аллаһы Тәгаләбез бу көнне дә, сезнең белән очрашу нигъмәтләрен дә насыйп итте. Үземне нәкъ сезнең кебек, сезнең яшьтә сыман хис итәм. Сабый баладай сөенәм. Сабый чакта кергән күңелдә мәңге кала. Нәкъ менә хәзер башладыгыз язмышларыгызны, бәхет юлын. Дин вә фән нигезләрен өйрәнеп, милләтебезнең асыллары булып үсәрсез, иншә Аллаһ. Тырышканнарга юлларын ачар Хак Тәгаләбез”,-диде Харис хәзрәт.

Харис хәзрәтнең Пушкин, Тукай шигырьләрен яттан сөйләвен тыңлап туймаслык. Бу юлы да ул сорауларыбызны җавапсыз калдырмады, сөйләде. Әле генә аның “Дин вә фән” дигән зур әсәре басылып чыккан. Дөньякүләм дини һәм мәдәни этика нигезләрен тәшкил итә ул. Күптән түгел ул Россия Президенты Владимир Путин кулыннан “За заслуги нравственного воспитания” дигән көмеш медаль алып кайткан.

Сүз берсеннән-берсе билгеле атаклы кунакларыбызга бирелә. Күңелдән чыккан күңелгә керә шул.

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, мөхтәрәм Дәүләт Совет депутаты Роберт Миңнуллинның фикерләре кайсыларыбызны гына канатландырмас та сөендермәс!

-Газиз балалар, бәхетлекәйләребез! Нинди генә матур сүзләр әйтсәм дә, хисләремне аңлатып бетерә алмам. Иң элек шушы хәтле олы бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт! Бигрәк тә Әлмира апабызга! Андый да ихлас, андый да батыр апаны бүтән табып та булмас! Әйтеп тә булмас! 17 ел буена аның тирәсендә бик гүзәл асыл, соклангыч апалар булышуын күреп торабыз. Рәхмәт аларга!-диде танылган шагыйрь.

Бәйге! Җиңәргә мөмкин, җиңмәскә мөмкин анда! Иң мөһиме – шушы бәйгегә әзерләнү. Милләтебезгә, тарихыбызга мөнәсәбәт, үткәнебезгә төшенү. Мәшһүрләребез, фидакарьләребез күп, шөкер. Рухлары шаттыр.

-Бөек җырчыбыз Илһам хәтле Илһам килгәч, димәк, иң зур бәйрәм инде бу,-диде олы галимебез Хатыйп Миңнегулов.- Иманлы булыгыз, бәхетле булыгыз, тәүфыйклы булыгыз, бәгырькәйләребез! Сез безнең киләчәгебез. Сез безнең ышанычыбыз!



Зур галимебез Әнвәр Хәйри мөфти Ризаэддин Фәхретдиннең әдәп-әхлак турындагы 10 китабы хакында сөйләп: “Кадерле балалар, урамдамы сез, барасызмы, кайтасызмы, уйныйсызмы, өй мәшәкатьләрен үтисезме, мәктәптәме, өйдәме – һәр җирдә, һәрчак әдәпле булыгыз!”-дип төгәлләде сүзен.

Олы галимебез, зыялы Нурмөхәммәт Хисамов та бу шатлыклы вакыйга уңаеннан, оештыручыларга зур рәхмәтләрен белдереп, кыскача гына болай диде:

-Барыгыз да чибәр йөзле, матурлар, милләтнең асыл хәзинәсе. Йосыф пәйгамбәрнең нинди чибәр булуы Коръән дә яктыртыла. Чибәрлек – ул зирәклек билгесе. Бер генә теләгем бар сезгә, балалар: Кол Галинең “Йосыф-Зөләйха” әсәрен, шул изге әсәрне күңелегезгә салсагыз иде. Шушы яшьтә күңелгә сеңгән мәңгегә хәтердә сакланып, яшәү юлыгызны маяктай яктыртып торачак.

Фәннәр докторы, милләтнең хикмәтле улы да: “Шушы юлда булуыгызга сөенәм”,-дип балаларга уңышлар һәм бәхет-сәгадәт теләде.
Бүләкләр! Бүләкләр! Күп иде алар! Аларны төрле җәмгыять оешмалары да, аерым шәхесләр дә күпләп китерде быел. Ә “Мөслимә” оешмасының бер кешесе хәтта ике сарык чалдырып китергән, йөзәрләгән тәмле пылаудан да авыз иттек.



“Чәй йорты” җитәкчесе Сәкинә Камалетдин кызына да олуг рәхмәтләребезне белдерәбез. Ул балаларга чәй эчү өчен бәлешләр пешереп китергән. Аллаһ аңа да киң ризыклар бирсен, һаман шулай бергә булыйк, бердәм булыйк!
Җәннәтләреңдә дә шулай бергә булуларны насыйп кылсаң иде, Раббым!

Мөслимә ШӘФЫЙК, Мөслимә

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2020 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды