Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы мәчетләрдә коронавирус таралуны булдырмый калу буенча өстәмә чаралар турында хәбәр итте

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы мәчетләрдә коронавирус таралуны булдырмый калу буенча өстәмә чаралар турында хәбәр итте

Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы мәчетләрдә коронавирус таралуны булдырмый калу буенча өстәмә чаралар турында хәбәр итте. Төп яңалыклар

Коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралу артуга бәйле рәвештә, ТР Министрлар Кабинетының 2020-нче елның 19-нчы мартыннан 208-нче номерлы карары нигезендә, ислам хокукының төп принципларына таянып, ТР МДНның Голәмәләр шурасы әгъзалары тарафыннан түбәндәге өстәмә тәкъдимнәр кабул ителде:

- җомга намазына барудан тыелып торырга, укылмый калган җомга намазын өйлә намазы уку белән алыштырырга;

- җомга намазын үткәрми калу мөмкин булмаган очракларда, мәчет хезмәткәрләрен (имам, мөәзин, кизү торучы) җомга үткәрүне оештыру өчен санитар-эпидемиологик чаралар уздыруны мәҗбүр итәргә;

- җомга намазын үткәргәндә сулыш органнарын саклау чараларыннан (медицина битлекләре, тукыма битлекләре, респираторлар, мамык-марля бәйләвечләре һ.б.) файдаланучыларны һәм кул дезинфекциясен башкарган кешеләрне генә кертергә;

- халыкка алдан хәбәр итү һәм төбәк казые рөхсәтен алу шарты белән, мәхәлләләргә җомга намазларын туктатып торуны рөхсәт итәргә;

- кабул ителгән тәкъдимнәр турында ТР МДН структурасына кергән мәчетләр һәм гыйбадәт бүлмәләренә мәгълүмат таратуны оештырырга.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат үзәге мәгълүматы нигезендә.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды