Күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәге һәм мәчет
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Ни өчен Марсель Абдуллага әйләнде?

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Ни өчен Марсель Абдуллага әйләнде?

Ни өчен Марсель Абдуллага әйләнде?. Төп яңалыклар

Бүген Казандагы “Сөләйман” мәчетенә 3 кеше килеп керде һәм гаилә башлыгы Радик Үлмәсев 2 яшьтән узган балаларына мөселманча исем куштырырга ниятләре булуы хакында белдерде. Дөрес, малайның исеме бар икән инде: Марсель исемле ул. Әтиләренең тәкъдиме белән алар малайга мөселманча да исем куштырырга уйлаганнар. Әлбәттә, мәчеттә аларның бу ниятен хуплап каршы алдылар. Вакытлыча имам вазифасын үтәүче Рәмис хәзрәт Хаҗиев Марсельгә аның әти-әнисе хуплаган исемне – Абдулланы кушып булуы турында белдерде.

Радикның хәләл җефете Питрәч районының Янсуар авылыннан Казанга килгән Юлия Васильевна исемле керәшен кызы икән. Бәхеткә, аның әнисе Евдокия малайга мөселман исеме бирүгә каршы килмәгән. “Телисез икән Марсельне мөселман итегез, теләсәгез керәшен ясагыз”,-дигән ул. Радик әфәнде үзенең улын мөселман итәргә уйлаган.

“Безгә “Сөләйман” мәчете бик ошый. Монда күрмәүчеләр дә укыды бит. Өйләнешкәнебезгә 9 ел булды һәм менә Хак Тәгелә көттереп кенә безгә ир егетне бүләк итте. Без моңа, әлбәттә, бик шатбыз”,-диде Радик әфәнде.

Шул рәвешле, бүген Марсельгә Рәмис хәзрәт Хаҗиев тарафыннан Абдулла исеме кушылды.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2018 "Ярдәм" мәчете, официаль сайты
Сайт ясалды —
Ариф студиясендә