Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

НУРЛАТТА ДИНИ ЭКСТРЕМИЗМГА КАРШЫ ЧАРАЛАР ХАКЫНДА ФИКЕРЛӘШТЕЛӘР

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / НУРЛАТТА ДИНИ ЭКСТРЕМИЗМГА КАРШЫ ЧАРАЛАР ХАКЫНДА ФИКЕРЛӘШТЕЛӘР

НУРЛАТТА ДИНИ ЭКСТРЕМИЗМГА КАРШЫ ЧАРАЛАР ХАКЫНДА ФИКЕРЛӘШТЕЛӘР. Төп яңалыклар Нурлат районында террорчылыкка һәм дини экстремизмга каршы профилактика уздыруга багышланган сөйләшү үткәрелде. Сөйләшү район башлыгы Равил Кузюров җитәкчелегендә узды. Чарага имамнар, хокук саклау органнары вәкилләре, авыл җирлеге җитәкчеләре чакырылган иде. Республика һәм Нурлат районы хокук саклау органнарының һәм терорчылыкка каршы шөгыльләнүче оешма вәкилләренең күп сандагы чыгышлары тыңланылды.

Татарстан мөфтие исеменнән катнашучыларны, аның урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов сәламләде. Хәзрәт мәхәлләләрдә социаль эшләрне активрак оештырырга һәм дәгъватләүне көчәйтергә чакырды. Традицион ислам кыйммәтләрен аңлату мөһимлеген ассызыклады.

Шулай ук чарада район имам-мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов катнашты һәм районда алып барылган дини эшчәнлек хакында сөйләде.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды