"Ярдәм" мәдрәсәсендә иң күп укучы беренче сыйныфта. Алар иң зур бүлмә - китапханәдә иҗекләрне өйрәнә. Остазлары Әсхәт хәзрәт Каюмов. Китаплары - "Мөгаллим сәни".
Олы галим һәм педагог Әхмәтһади Максудиның "Мөгаллим сәни" исемле китабы, беренче тапкыр 1892 елда нәшер ителеп, татар мөселманнары арасында киң таралыш тапкан. Үзенең гади төзелеше һәм шул ук вакытта югары дәрәҗәдәге методикасы белән ул бүгенге көнгә кадәр дөньякүләм аналогы булмаган бер популяр дәреслек булып санала.
Казан шәһәрендә басылган Коръән китабындагы шрифтка таянып эшләнелгән. "Мөгаллим сәни" исемле уку әсбабы тиз арада Коръән укырга өйрәнергә теләгән төрле яшьтәге кешеләр өчен тәкъдим ителә.