Сабырлыктан, тугрылыктан, Өстенерәк сыйфат ул: Мәрхәмәтлек һәм изгелек, Җомга мәчет тулы нур!
Җомга җиткәч һәрбер мөэмин, Мәчетләргә ашыга. Үз бурычын үтәр өчен, Тик бер Аллаһ каршында.
Әй, Кешеләр, туплыйк әле Саваплар ахирәткә. Шул чагында бәхет тулыр, Һәр җанның күңеленә!
Лилия Тимергалиева шигыре.