Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Җомга вәгазе. Темасы: "Исламда хатын-кыз"

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Җомга вәгазе. Темасы: "Исламда хатын-кыз"

Җомга вәгазе. Темасы: "Исламда хатын-кыз". Төп яңалыклар

Җомга вәгазе

Темасы: Исламда хатын-кыз

Имам – “Ярдәм” мәчете имамы Хәбир хәзрәт Ханов

Тарих безгә бик күп танылган хатын-кызларны бүләк итте Кайберләренең тормыш рәвешләрен карап үтик. Зәйнәб бинте Җәхеш радыяллаһу ганһә, Пәйгамбәребез үрнәгенә ияреп, юмарт һәм тыйнак була. Шулай көннәрнең берендә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм барлык хатыннары барында: «Миннән соң сезнең иң озын куллыгыз миңа иярәчәк», – дип әйткән. Пәйгамбәр галәйһиссәламнән соң беренче булып Зәйнәб бинте Җәхеш үлгән.

Шул вакытта Пәйгамбәр хатыннары аның «иң озын куллы» (юмарт) булуын белгәннәр, чөнки Зәйнәб кул эшләрен яратып башкарган (тире эшкәрткән, күннән киемнәр теккән, дисбеләр ясаган) һәм ярлыларга шул малдан садакалар тараткан. Бу гамәлләрен ул барысын да Аллаһы ризалыгын өмет итеп башкарган. Өмме Сәләмә Зәйнәбнең үлеменнән соң: «Зәйнәб бик тугры хатын иде Бик еш уразалар тотты һәм бик күп кул эшләре белән шөгыльләнде һәм шул рәвешле эшләп тапкан акчасын ярлыларга таратты», – дип әйткән Гайшә радыяллаһу ганһә.

Гайшә бик юмарт булган. Үзе турында онытса да, мохтаҗлар турында беркайчан да онытмаган. Бервакыт ул ураза тоткан көнне аңа йөз мең дирһәм биргәннәр. Ул акчаны бүлгән дә, мохтаҗларга тараткан. Гайшә гыйлем алуга да зур игътибар биргән, Пәйгамбәр галәйһиссәламнең күп хәдисләрен һәм гамәлләрен истә калдырган. Аның гыйлеме турында сәхабәләр түбәндәге сүзләрне әйткәннәр: “Гайшәнең гыйлемен җыеп, аны башка бар хатын-кызлар гыйлеме белән чагыштырсаң, Гайшәнең гыйлеме өстенрәк булыр иде. Безгә нинди дә булса хәдис аңлашылмаса, без аның турында Гайшәдән сорый һәм һәрвакытта да җавап таба идек”. Гайшә Пәйгамбәребез галәйһиссәламнән 2210 хәдис тапшырган.

“Исламда хатын-кыз» темасына вәгазьне тулырак шушы сылтама буенча карап була.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды