Намаз – гыйбадәтнең иң олысы. Адәм баласы яратылганнан соң бары тик сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм шәригатендә генә (гыйбадәт кылу гыйлемнәре белән бергә) көненә биш тапкыр намаз уку вазифасы йөкләтелгән Һәм бу үзен мөэмин-мөселман дип йөргән кеше өчен, Аллаһы Тәгаләнең биргән нигъмәтләренә шөкер кылу өчен, Аның рәхмәте белән йөкләнгән хөрмәтле вазифа булып тора.
Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм намаз турында “Намаз – мөэминнең нуры ул. Мөселманның өйдә кылган намазы өен нурландырыр” дигән хәдис-шәриф әйтеп калдырган. Тагын бер хәдистә: “Өйләрегезне намаз кылып, Коръән укып нурландырыгыз”, - дип әйтелә. Ягъни аңлатма кылып әйткәндә: “Фарыз намазларны мәчеттә укып, нәфел намазларын өегездә укып, өйләрегезне нурландырыгыз”, – ди.
Икенче бер хәдистә: “Аллаһының Үзен күргән кебек гыйбадәт кыл”, – дип әйтелә. Ягъни Раббыңа гыйбадәт кылганда, намаз укыганда, Аны күргән кебек, ихлас күңел белән, күңел рәхәтлеген тоеп, барлык чит булган нәрсәләрне онытып, өстеңә йөкләнгән гыйбәдәт кылу, коллык бурычларын җиренә җиткереп үтәүне аңлата. Шул вакытта гына намазның тәмен белергә була. Күзләребез белән Раббыбызны күрмәсәк тә, ул безне күрә, барлык уй-фикерләребезне дә белеп тора.
Бу хакта тулырак - “Ярдәм” мәчете имамы Рафис хәзрәт Сайфуллин сөйләгән “Намаз - диннең терәге” вәгазендә.