Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Пенза кунагы Борбашта

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Пенза кунагы Борбашта

Пенза кунагы Борбашта. Төп яңалыклар

 

Меценат, «Кувака» компанияләре берлеге генераль директоры, Пенза өлкәсенең мактаулы ватандашы Камил Дәүликәмов Борбаш авылында «Ярдәм-Помощь» ГХФ каршында эшләп килүче малайлар пансионатының эшчәнлеге белән танышты.

 

Борбаш балалар пансионаты үсеп килүче буынга дин, әдәп, туган тел, йолалар гыйлемен бирә. Бу гамәлләр укытучыларда соклану хисен уятты.

Пансионат бер гаилә булып җылы, туганҗанлы атмосферада яши. Асыл максаты – динчеләр әзерләргә ярдәм итү булып та тора.

Пансионат — «Ярдам-Помощь» гомумилли хәйрия фонды проекты. Ул күп балалы, юксыл гаиләләрдәге малайларны дини рухта тәрбияли. Пансионат шул биналар янында гына яшәүче, Татарстан җөмһүриятенең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлый ярдәме һәм күзәтүе астында эшли. 

Сез дә бу изге эштә ярдәм итә аласыз. Моның өчен түбәндәге куар-кадны телефон камерасы белән ачып керергә кирәк. Шулай ук бу адрес аша да матди ярдәм итеп була: https://yardemfond.ru/zakyat/


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды