Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Президент автобусында – тәүге сәфәр!

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Президент автобусында – тәүге сәфәр!

Президент автобусында – тәүге сәфәр!. Төп яңалыклар «Сөләйман» мәчетендә оештырылган курсларда белем алу нияте белән килгән күзләре күрмәүче мөслимәләр, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ярдәм» фондына бүләк иткән яңа автобуска утырып, Серов урамында төзелүче Тернәкләндерү үзәгенә бүген тәүге сәфәр кылды.

Шәкертләргә гид ролен «Сөләйман» мәчетенең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов үзе башкарды. Ул Россиянең төрле төбәкләреннән башкалабыз Казанга изге китапны укырга өйрәнү максаты белән килгән мөселман хатын-кызларына бу яңа бинаның салыну тарихы, аның нинди мәйданны биләве турында мәгълүмат бирде.

Илдар хәзрәтнең сөйләвенә караганда, Серов һәм Коләхмәтев урамнары чатында төзелүче бу бина урынында элек сазламык булган. Шуңа күрә Тернәкләндерү үзәген төзи башлаганчы бирегә бихисап күп ком ташырга туры килгән. Зәгыйфь мөселманнарның яңа төзелүче Тернәкләндерү үзәге 2 гектар мәйданны били, ә 3 катлы бинаның мәйданы 2500 метр квадратны тәшкил итә. (Чагыштыру өчен: "Сөләйман” мәчетенең мәйданы – 300 метр квадрат, мәйданы – 18 сутый.)

Тернәкләндерү үзәген караганда да, аңа барганда да, кайтканда да мөслимәләр Илдар хәзрәткә күп санлы сораулар бирделәр. "Яңа мәчетнең исеме нинди булачак?”-дигән сөальгә "Сөләйман” гыйбадәтханәсенең баш имамы: "Мондый сорауны безгә Казаныбыз мэры Илсур Рәис улы Метшин да биргән иде. Ә без исә башкалабыз мэрына хөрмәт йөзеннән, яңа мәчеткә исем кушу хокукын аның үзенә тапшырырга булдык”,-дип җавап бирде. Хәзрәтнең фикеренчә, Аллаһы боерса, быелгы җәйгә бу тирәләр яшеллеккә, матурлыкка төренәчәк. Тернәкләндерү үзәге каршында гына автобус тукталышы да барлыкка килер, дип көтелә. Ә 3 катлы бинаның үзендә лифтлар эшләп торачак.

Хәзерге вакытта бу бинага инде җылылык бирелгән, анда эчке эшләр дәвам итә.

Мин үзем дә күзләре күрмәүче һәм бераз күрүче мөслимәләрдән Тернәкләндерү үзәгеннән алган тәэсирләре белән уртаклашуларын сорадым. "Мин Дагыстаннан Казанга беренче тапкыр килдем. Илдар хәзрәтнең сөйләвенчә, яңа Тернәкләндерү үзәгендә күзләре күрмәүчеләргә динебезне өйрәнү өчен барлык шартлар да тудырылачак. Бу хәл безне шаккатырды һәм, әлбәттә, бик куандырды. Инде бүгеннән үк шул үзәктә укып карыйсы килә башлады. Бездә, Дагыстанда, әле күзләре күрмәүчеләр өчен мондый үзәкләр юк. Дөрес, хатын-кызларның җәмгыяте бар. Анда укулар көндез генә алып барыла. Мөгаллимәбез дә читтән килгән кеше”,-диде Әминә Кункуева.
Сүзебезгә Чечнядан Казанга белем алу нияте белән килгән Мәдинә Кадыйрова исә Казанда зәгыйфь мөселманнарны тернәкләндерү максаты белән шундый зур бина салуына уңай фикердә булуын һәм аны күңел күзе белән карагач, гаҗәпкә калуын белдерде. "Минем Казанга беренче генә килүем түгел. Бу юлы тәҗрибә узу нияте белән юл тоттым сезгә. Тиздән үзем дә Чечняда күзләре күрмәүчеләргә Коръәнне укыта башлармын дип уйлыйм. Бездә тернәкләндерү үзәге шулай ук төзелеп килә. Тик күзләре күрмәүчеләр өчен ул әле ачылмаган. Мөселман ир затлары анда белем ала инде”,-диде Мәдинә туташ. Шулай ук Чечнядан килгән Заирә Хаҗиморатова исә бирегә икенче кат сәфәр кылуы һәм Коръәнне матур, шома укырга өйрәнү нияте барлыгын бәян итте.

Казанның Урман аръягы бистәсеннән белем алу максаты белән килгән Гөлчирә Мөхәрләмова исә шушындый иркен, күркәм автобус бүләк иткән Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка һәм Тернәкләндерү үзәген төзергә булышучы Казан мэры Илсур Рәис улы Метшинга хәерле гомер, саулык-сәламәтлек теләп дога кылулары хакында белдерде.
Хатыйп ГӘРӘЙ фотохәбәре

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды