Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

"Рәйхан" кафесының туган көнендә бүләкләр уйнатылды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / "Рәйхан" кафесының туган көнендә бүләкләр уйнатылды

"Рәйхан" кафесының туган көнендә бүләкләр уйнатылды. Төп яңалыклар Узган җомгада, ягъни 14 ноябрьдә, Казандагы “Рәйхан” кафесының туган көнендә VIP һәм GOLD карталарына ия булган кешеләр арасында бүләкләр уйнатылды.

“Рәйхан” ашханәсенең 3 еллыгы хөрмәтенә Казанның Мәскәү урамы 2а йортында VIP һәм GOLD карталары саны буенча бүләкләр уйнатылды. Очраклы саннар генерациясе программасы нигезендә, уенны алып баручы очраклы рәвештә барлыкка килгән саннарны атады. Карта номерларына туры килгән саннар җиңү китерде. Кешеләр күңелендә шик вә шөбһә калмасын өчен бу чара видеога да төшерелде.

VIP картада мондый кешеләр җиңде:
5.Камилә Сафиуллина;
4.Резеда Саматова;
3.Регина Сәйфетдинова;
2.Надежда Абдрахманова;
1.Владислав Симонов.

GOLD картасы буенча исә мондый кешеләр җиңде:
5.Руслан Закиров;
4.Олеся Студентова;
3.Юлия Шакирова;
2.Диана Хәйруллина;
1.Светлана Шебанова.

“Рәйхан” кафесы барлык җиңүчеләрне дә котлый. “Рәйхан” ашханәсе идарәчесе Регина Нәҗмиева сөйләвенчә, мондый чаралар биредә ешрак оештырылыр дип көтелә. Монда йөрүче кунакларның киләсе бәйгеләрдә җиңү һәм кыйммәтле бүләкләр алу мөмкинлеге бар.

Исегезгә төшерәбез, “Рәйхан” кафесының барлык кереме “Ярдәм” мәчете каршындагы күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәгенә булышу өчен китә. Кафега килеп, Сез мондагы җылы карашны тоеп, тәмле ризыктан авыз итеп кенә калмассыз, бәлки изге гамәл дә кылырсыз.

“Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды