Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Рәхмәт язмасы


Рәхмәт язмасы. Төп яңалыклар

 

Чаллы — ул Татарстан бәгыре. Анда республикабызның йөрәге. Кешеләре дәртле, ихлас, гади. Бу шәһәрдән «Ярдәм»гә кунаклар килеп китте. Чаллы мөхтәсибәте каршындагы инвалидар белән эшләү бүлеге тәҗрибә туплап, арлашып кайтып китте. Иҗтимагый челтәрләрдә (шул исәптән Вконтакте) калдырылган рәхмәт сүзләре шул турыда. Ул түбәндә бирелә.

 

Без Чаллы шәһәреннән күрү, ишетү, хәрәкәтләнү буенча бер төркем инвалидлар белән Казан шәһәре «Ярдәм» тернәкләндерү үзәгендә булдык. Көнебез искиткеч матур узды.

«Ярдәм» фонды хезмәткәрләре безне автобус янына чыгып каршы алдылар. Арабызда ДЦП авырулы кыз да бар иде. Аңа коляска китерделәр, автобустан төшәргә ярдәм иттеләр. Безне зур матур никах залларында сыйладылар. Үзебезне ресторанда итеп хис иттек. Реабилитантлар белән очрашу бик кирәкле чара иде.

Илебезнең төрле почмакларыннан килеп дәва алучылар елдан ел арта бара. “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә, “Дан” спорт комплексындагы инвалидлар өчен тудырылган шартларны күреп, күңелне горурлык һәм рәхмәт хисләре биләп алды.

Без рәхәтләнеп ял, тәҗрибә тупладык. Кайтасы да килми, өйдә безне көткәннәрен дә оныттык. Шәһәребез инвалидларын киң күңел белән каршы алып, үзәкнең барлык мөмкинлекләре белән таныштыруыгыз, шәһәр һәм башкаланың йөрәге булган Казан Кремле буенча оештырган экскурсия безнең күңелләрдә озак сакланыр.

Барысы өчен дә «Ярдам-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды җитәкчеләре Илдар хәзрәт Баязитовка, Илһам әфәнде Исмәгыйлевка, укыту-тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Малика ханым Гыйлметдиновага аерым рәхмәтебезне әйтәбез.

Сезнең шәкертләр, белгечләр, командагыз безгә матур итеп экскурсия, аралашу оештырды. Көне буе безгә хезмәт күрсәтүчеләрнең һәрберсенә рәхмәтләребезне белдерәбез. Мохтаҗларны шулай сөендереп яшәвегезне дәвам итегез.

Аллаһ Тәгалә тормышларыгызга бәрәкәт иңдерсен. Һәрберегезгә Аллаһның рәхмәтләре яусын.
Ps.: Якты хәтирә итеп Сез безгә юллаган фото һәм видеолар өчен дә бик зур рәхмәт!
Хөрмәт белән Яр Чаллы шәһәре мөхтәсибәтенең инвалидлар белән эш бүлеге җитәкчесе Рима Исхакый.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды