Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Рөстәм Батров: "Ярдәм" мәчете - ислам алгарышы"

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Рөстәм Батров: "Ярдәм" мәчете - ислам алгарышы"

Рөстәм Батров: "Ярдәм" мәчете - ислам алгарышы". Төп яңалыклар Матбугат йортында - «Идел-Пресс»та 8 нче мәртәбә үткәрелүче “Мирас” дигән мөселман яшьләре фестивален каршылап, матбугат конференциясе үткәрелде. Аны “Идел” Яшьләр үзәге рәисе Ләйсән Сафина ачып җибәрде. Ул халыкара статус алуга ирешкән әлеге оешмага Украина, Белоруссия, Казахстан, Кырымнан, тагын күп төбәкләрдән яшьләр киләчәген хәбәр итте.

Бу конференциядә журналистларның фестивальгә әзерлеге хакында да сүз булды. Аннары Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батровка сүз бирелде. Ул исламның алга ыргылышы, игелекле якларны ачучы “Ярдәм” мәчете хезмәткәрләре хакында тәфсилләп сөйләде. Күрмәүчеләргә күрсәтелгән игелекле гамәлләргә киң тукталды. Әйе, исламның социаль яктан хәлләре авыр катлауга ярдәме – ул әле халкыбызның, милләтебезнең хакыйкый хәзинәсе дә. Фестивальдә катнашучылар Казандагы “Ярдәм” мәчетендә дә, Чувашиянең Шыгырдан авылында да булачаклар, мәхәллә системасы белән якыннан танышачаклар, үзләренә тәҗрибә алачаклар, яңача яшәргә өйрәнәчәкләр.

Шулай ук яшьләр Болгарга сәяхәт кылачаклар. Милли хәзинәбез мәңге тузмас, мәңге тутыкмас. Берничә гасырлык мирасыбыз җәүһәре, көнкүрешебез, бабаларыбыз яшәгән тирәлек, аларның шөгыльләре, һөнәрләре, гореф-гадәтләре, алтын-көмеш, гәрәбә белән эш итү буенча, тире-күн эшләнмәләре белән дөньяда дан тоткан бабаларыбызның эш ысуллары белән дә танышачаклар, иншә Аллаһ!

Әлеге дөньякүләм феномены булган Болгар җире яшьләрнең көнкүрешенә әдәп-әхлаклы булу өстенлекләре белән, исламны аңлау, аның нигез-кыйммәтләренә төшенү белән үрелеп барыр, дип ышанам.

Инде килеп, журналистларга бирелгән мәгълүматларга үзем шуны өстисе иттем. Фестивальчеләр белән 3 ел рәттән аларның остазбикәсе булдым диимме, без бергәләп хәрәкәт иттек.



Мөселман яшьләре фестивален мин ислам динебезне аңлауга һәм Аллаһының кушканнарын үтәүгә күчү юлы дип карыйм. Фестиваль эшендә уңышлар телим. Ул бөтен дөньяда үзара тату яшәүгә, иминлек, тыныч хезмәттәшлек кылуга ярдәм итсә иде.

Халкыбызда “Акыл – тезген, холык – ат; тезгенеңне белеп тарт” дигән бик әйбәт мәкаль бар. Акылыбыз алдан йөрсә иде, иншә Аллаһ!

Әлмира ӘДИАТУЛЛИНА, җәмәгать эшлеклесе

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды