Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Рөстәм Миңнеханов Илдар Баязитовка: «Дөньяда «Ярдәм» кебек мәчет күрмәдем»

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Илдар Баязитовка: «Дөньяда «Ярдәм» кебек мәчет күрмәдем»

Рөстәм Миңнеханов Илдар Баязитовка: «Дөньяда «Ярдәм» кебек мәчет күрмәдем». Төп яңалыклар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Корбан гаете уңаеннан, Казанның «Ярдәм» мәчетендә бәйрәм вәгазе һәм намазында катнашты. Президентны «Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов сукырларны тернәкләндерү үзәге белән таныштырды. Президент Илдар Баязитовка: «Дөньяда «Ярдәм» кебек үзенчәлекле мәчет күргәнем булмады",- дип белдерде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ярдәм» мәчете каршындагы күрү буенча инвалидлар өчен уку-реабилитация үзәгендә дә булды.

Рөстәм Миңнехановка сукыр һәм начар күрүче кешеләр өйрәнү өчен ясалган юл киселешен, шулай ук сукырлар һәм начар күрүчеләр юл һәм идән япмаларын аерырга ярдәм итүче тактиль тротуар плиткәсен, юл разметкасы төрләрен күрсәттеләр. Шуннан Татарстан Президенты күрү буенча инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәге кабинетларын һәм уку сыйныфларын карап чыкты.

«Ярдәм» мәчете каршындагы күрү буенча инвалидлар өчен уку-тернәкләндерү үзәге 2013 елның 19 июлендә ачылды. Әлеге комплекста мәчет, гыйбадәт бүлмәсе, чит шәһәрләрдән килүчеләр өчен тулай торак, ашханә, уку сыйныфлары, китапханә, мини-типография бар. Уку-реабилитация үзәгендә сукырлар һәм начар күрүчеләр Луи Брайль системасы буенча язырга, укырга, шулай ук компьютер грамоталыгы, төрле һөнәрләргә өйрәнә, урында адаптация курсларын уза алалар.

Бәйрәм намазында шулай ук Казан мэры Илсур Метшин, Мәскәү һәм Киров районы башлыгы Дамир Фәттахов һәм башка җитәкчеләр катнашты. Шулай ук «Ярдәм»дә узган тарихи Гает бәйрәмендә татар зыялылары: галим Азат Ахунов, Халыклар Дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов, драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев, татар яшьләре форумы рәисе Тәбриз Яруллин һәм башка билгеле шәхесләр күп иде.
Чыганак: "Татар заманы"

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды