Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Ураза бәйрәме белән тәбрик итте

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Ураза бәйрәме белән тәбрик итте

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Ураза бәйрәме белән тәбрик итте. Төп яңалыклар

 

«Кадерле ватандашлар! Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне чын йөрәктән Рамазан ае тәмамлану һәм Гайдел-фитр – Ураза гаете уңаеннан котлыйм.

Бүген бөтен дөнья мөселманнары бу изге айда Коръән Кәримне, күңелләргә игелекле эшләр башкару омтылышын  иңдерүе өчен  Аллаһы Тәгаләгә ихластан мактау-мәдхияләрен күндереп, дога кылалар.

Ураза гаете безгә Аллаһның рәхмәте киңлеге, аның нигъмәтләренең кадере,  рухи хәзинәләребезнең, шуларның иң әһәмиятлеләреннән булган гаилә төзү, илаһи бүләк – ана  булу бәхете, кардәшлек турындагы дини күзаллауларның кыйммәте хакында искәртә. Татар халкы рухи мәдәниятендә зур урын тоткан бу бәйрәмнең бөек асылы быел Россия Президенты          В.В. Путин тарафыннан илдә игълан ителгән Гаилә елы чараларында да ачык чагылыш таба.

Мөселманнар өчен гаилә кору изге бурыч булудан тыш, Аллаһның ризалыгына ирешү юлы да. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәллам туганлыкны һәм нәсел-нәсәпне ныгытуны  васыять итте. Шунысы куанычлы, Татарстан Республикасында кардәшләрне һәм дусларны кунакчыл йортларда бер табынга җыйган күркәм ифтар мәҗлесләре уздыру гадәткә керде.

Уникенче тапкыр үткәрелгән Республика ифтары илебез мөселманнарының һәм  тулаем җәмгыятьнең рухи бердәмлеккә омтылуына дәлил булып тора. Күп меңләгән дин тотучылар катнашкан ифтарда махсус хәрби операция ветераннары, аларның туганнары, шулай ук һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең якыннары да бар иде. Җиңү яулауны, яралыларның җәрәхәтләре тизрәк төзәлүне сорап һәм һәлак булган сугышчыларның рухына Рамазан аенда кылган догалар кабул булса иде.

Татарстан башкаласында быел Россия Федерациясенең ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлеген үстерүгә юнәлтелгән гаять әһәмиятле халыкара вакыйгалар булачак. Алар дәүләтләр арасында  һәм дини-иҗтимагый мөнәсәбәтләрдә дустанә, нәтиҗәле элемтәләр урнаштырырга ярдәм итәр дип уйлыйм.

Ураза гаете һәрберебезгә күңел күтәренкелеге, үз көчебезгә ышану өстәр, Аллаһыбыз хакына, уртак Ватаныбыз һәм Татарстаныбыз мәнфәгатьләрендә хәерле гамәлләргә бәрәкәтле этәргеч бирер дип ышанам.    

Һәммәгезгә бәхет, игелек, муллык һәм иминлек телим. Аллаһ иманыбызны ныгытсын, яшәү дәрте, җаныбызга мәрхәмәт һәм мәхәббәт җылысы өстәсен!».


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.

 

Темы и тэги, которые могут быть интересны: ислам коран сунна напоминание иман религия дагестан намаз мусульмане сунна пророка мусульманка чечня мечеть хиджаб истина мухаммад ихсан рамадан рамазан пост разговение фидья фидия фитр закят закот фитер ураза гаит праздник курбан ингушетия кавказ хадисы аят мусульманин махачкала азан иман сура медина умма мирзоев рахмонов минниханов эрдоган турция душанбе таджикистан бишкек алтайбаев платья исламские видео религия картинки махар махер никах ислам и секс кчр одежда магазин истина жизнь чечня намаз мусульмане ингушетия риба банк деньги финансы богатство богатый жених невеста свадьба туй напоминание москва грозный мусульманка мечеть хиджаб хадисы хадис россия мусульманин мекка рамадан умма мухаммад хадж аварцы чеченцы адыгея сочи краснодар халяль еда рецепты маркет уфа заработок мясо кафе работа деньги бизнес торты астана отель самара отдых экспо работа туризм астрахань новости халал татар татары татарстан татарский казань татарка казан радио тв малай вайн татарочки татарские язык я татарин москвы эстрада татария  пенза самары татарочки елюзань белозерье татарки лямбря поймут хабиб нурмагомедов мюрид суфи суфий тарикат челябинск новосибирск екатеринбург омск питер ростов одежда воронеж красноярск волгоград любовь мода пермь саратов владивосток мужская
туризм путешествие море дубай египет шарджа челны нижнекамск казахстан нива осень альметьевск башкортостан аксессуары дети лаишево хмао татарстан24 фото почта подписка
алматы астана правда набережные челны бирск баймак сибай казах казахи токаев намаз нурсултан тараз поймут атырау актау назарбаев караганда актобе токаев алматы бисмиллях
каспийск костанай снг ссср ташкент бухара самарканд баку мусульмане фильмы прикол узбеки туркмены ашхабад калмыкия бурятия байкал тюмень томск интернациональная петропавловск футбол фильм караганда актау атырау павлодар актобе красота тараз семей костанай уральск маникюр ногти наращивание хна красота красивая казахстанский дизайнеры ташкент узбекистан авиабилеты самарканд навои бухара путешествие техника бишкек верный китай уйгуры туры хива
оптом мода одесса доставка беларусь душанбе киргизия кыргызыстан бишкек фергана ош андижан исфара ходжанд афганистан индия африка америка палестина израиль газа иерусалим джидда медина каир алжир тунис марокко танец живота спорт песни музыка тексты скачать нашид нашиды мунаджат счастье семья брак сваха знакомства знакомство анкета фото фотография видео дружба женитьба замуж любовь иностранец араб турок иран иранец еврей русский фин француз англия лондон америка париж франция берлин германия курган тверь мурманск учитель коран уроки медресе мечеть университет теология кфу пфу кгу врач доктор медицина лечение болезнь рождение смерть жизнь дом сад огород строительство квартира недвижимость читать книга ботокс пластика операция губы сделать стоматология зубы пластическая хирургия обрезание ковид простуда фитнесс похудение еда кухня 


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды