Казан шәһәренең Мәскәү һәм Киров районы Администрациясе аппараты җитәкчесе Радик Шәфигуллин "Ярдэм" мәчете имам-хатыйбы Илдар Баязитовны туган көне белән котлап, аңа яңа җиңүләр теләп кала.
"Сезгә нык сәләмәтлек, тормышыгызда иминлек, эшегездә зур уңышлар, барлык хыялларыгыз һәм планнарыгыз һәрвакыт тормышка ашуын телим. Һәр яңа көн Сезгә бары тик тынычлык, яңадан яңа җиңүләр генә алып килсен! Чиксез бәхет, шатлык һәм күтәренке кәеф юлдаш булсын Сезгә", диелә котлауда.
"Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте