Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Рамазан ае иҗатка илһам өсти

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Рамазан ае иҗатка илһам өсти

Рамазан ае иҗатка илһам өсти. Төп яңалыклар Бу көннәрдә “Ярдәм” мәчетендә үткәрелгән курсларда белем алырга Пермь өлкәсенең Чайковский каласыннан килгән Гөлсинә апа Фәсхетдинова да бар. Гөлсинә апа шуның белән үзенчәлекле: ул ике китап авторы. Аның Барда авылындагы “Таң” редакциясе типографиясендә бер-бер артлы “Яшәү өчен көрәш” һәм “Тәүге мәхәббәтне сагынам” дигән китаплары дөнья күрде.

Хәзерге вакытта күзләре бераз күргән (30 %) Гөлсинә апа 1941 елда Татарстанның Минзәлә районындагы Бикбау авылында дөньяга килә. Тик аңа туган яклардан читтә яшәүләр насыйп булган икән. Эшеннән киткәннән соң, ягъни пенсиягә чыккач, ул кинәт шигырьләр язу белән мавыгып китә. Хәтта бүгенге көндә дә бу мавыгудан котыла алмый икән. Рамазан аеның иҗатка уңай йогынтысы хакында әйтте ул һәм соңгы вакытларда “Ярдәм” мәчетендә язган тезмә әсәрләрен тәкъдим итте.

Бәхетле булыгыз
Гөлсинә ФӘСХЕТДИНОВА

Ничек торсак, кайда яшәсәк тә,
Гомер бит ул – бары бер мизгел.
Яшәгез дөнья рәхәтен тоеп,
Чәчәк аткан сыман яран гөл.

Булыгыз бәхетле, дөнья ямен
Җан-тәнегез белән тойганда.
Офыкта сызлып кояш батканын
Күзләр белән күрә алганда.

Булыгыз бәхетле, ярыгызны
Иркәләп сөя, назлый алганда.
Сандугачлар сайрап, көн туганны
Парлы булып каршылаганда.

Бул бәхетле, хәләлең күзнә карап:
“Яратам”,-дип әйтә алганда.
Язгы гөрләвекләр ташып агып,
Матур җәйне каршылаганда.
Ярат син яшәүне һәм булыгыз
Бәхетле, булдыра алганда!

Горурлык хисе кичерер алар!

Уннан артык ятим күзеңә карап:
“Әни!”-диеп өзелеп дәшә.
Шул сабыйлар бәхетенә димен,
Мәликә ханым, озак яшә.

Нинди олы горур йөрәк синдә,
Нинди тәвәккәллек миеңдә!
Вакытның чамасын һич белмичә,
Эшлисең ел тәүлегендә.

Һәр ятим сабыйның үз язмышы,
Үзнең ачы йөрәк ярасы.
Ә синең теләк: тәрбия биреп,
Олы юлга ла чыгарасы.

Балалар үсәр, шунда кайчандыр
Онытылыр ачы язмышлар.
Алар яшәр ислам кушканча,
Ышанам, ясамый ялгышлар.

Булырсың син ихтирамлы ана
Үсеп җиткәч сабый балалар.
“Әнием минем – Мәликә!”-диеп,
Горурлык хисе кичерер алар!

Казан, 2015 ел, “Ярдәм” мәчете

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды