
"Ярдәм" сукырларны тернәкләндерү үзәгенә һәм мәчетенә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, милли мәсьәләләр Комитеты рәисе, Татарстанның Халык шагыйре, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Разил Исмәгыйл улы Вәлиев килеп китте.
Татарстан Дәүләт Советы депутатын мәчетнең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов каршы алды һәм мәчет-үзәк белән таныштырды.
Разил Вәлиев сүзләренчә, “Ярдәм” - уникаль мәчет. - Мин күп мөселман илләрендә булдым, ләкин мондый үзенчәлекле мәчетне беркайда да очратмадым. Иманлы кешеләр арта бара, әзерлекле имамнар арта. Бу мәчетнең башка мөселманнардан аерылып торган бер ягы бар. Диндарлык – ул Коръәнне белү генә түгел, ә анда язылган тәглимәтләрне тормышка ашыру. Монысы икенче адым. Моны башкару тагын да катлаулырак. Илдар хәзрәт Баязитов Коръәнне өйрәнеп кенә калмаган, ә анда кушылганнарны тормышка ашыручы татар имамы. Кешеләргә ярдәм итү, мәрхәмәт кылу – иң зур саваплардан санала. “Ярдәм” мәчетенең эше искиткеч зур-, диде Разил Вәлиев.
Шулай ук Разил Вәлиев "Ярдәм" мәчетенең милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуда, ислам диненең уңай имидҗын булдыруда зур ролен билгеләп узды.
- Татар халкы – укымышлы милләт һәм халкыбызны оештыруда Илдар Баязитовның өлеше зур. Төрле төбәкләрдән татарларны китереп укыту, дин сабаклары бирү милләтебезнең белемгә омтылуын күрсәтә. Аннан соң башка милләт вәкилләрен укыту милләтара дуслыкны һәм татарларның алдынгылыгын күрсәтә. Сезнең эшегез бик кирәкле эш. “Ярдәм” мәчетенә татар байлары ярдәм итә башлар-, дип белдерде Разил Вәлиев.
"Ярдәм" мәчете матбугат үзәге